Логотип Магариф уку
Цитата:

Уку елы алдыннан ата-аналар өчен Бөтенроссия кайнар линиясе эшли

4 август – 4 сентябрь көннәрендә Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) балалар һәм мәктәп укучылары өчен товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына багышланган Бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә. Ведомство белгечләре балалар киеме, аяк киеме, уенчыклар, канцелярия һәм туклану турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Кайнар линия аша укучылар өчен сыйфатлы товарлар сайлау буенча гамәлдәге норматив таләпләр һәм тәкъдимнәр турында аңлатмалар алырга мөмкин булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, Россия кулланучылар күзәтчелеге территориаль органнарының рәсми сайтларында мәктәп формасын, букчаларны сайлау буенча файдалы киңәшләр, шулай ук баланың дәрес әзерли торган урынын оештыру буенча киңәшләр дә табарга мөмкин. Биредә консультацияләр өчен телефон номерлары урнаштырылган.

 Шулай ук тәүлек буе Бердәм консультация үзәге эшли. Номеры –  8 800 555 49 43. Шалтырату бушлай.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ