Тинчурин театрында «Белем вайб» проекты старт ала
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Белем вайб» белем бирү проекты – лекцияләр циклы башлана. Яңа проект театр һәм башка кызыклы темаларга багышланачак. Лекцияләрне ай саен үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
Проектның беренче лекциясе 23 гыйнвар 17.00 сәгатьтә узачак. Темасы: «“Хыялга бер адым”: тарих ни сөйли?». Спикер: Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин. Әлеге лекция премьерасы 2024 елның 18 декабрендә узган, тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән «Хыялга бер адым» спектакленә багышланачак.
Фото: Тинчурин театры матбугат хезмәте
Комментарийлар