Логотип Магариф уку
Цитата:

Штраф бәясе арта

Шәһәр транспортында билетсыз йөргән өчен штраф бәясе 2500 сумга күтәреләчәк.

Моңа кадәр бушка хәрәкәт иткән казанлылар 300 сум штраф түләп котыла иде. Яңа закон рәсми рәвештә басылганнан соң 10 көн эчендә кабул ителер дип көтелә.

Түләүле трассаларда юл хакын санга сукмаучыларга да штраф билгеләнгән. Юридик затлар өчен ул 10 меңне тәшкил итсә, гадәти машина йөртүчеләргә 2000 сум исәбендә җәза каралган. Йөк машинасы, автобус йөртүчеләр, транспорт юридик затныкы булган очракта, 20 меңгә кадәр штраф түләргә мөмкин. Әгәр шәхси кулланылыштагы машина түләүле трассаның хакын капламаса, йөртүчесенә 5000 сум күләмендә штраф билгеләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ