Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» VII халыкара мотофестивалендә катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» VII халыкара мотофестивалендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мотоколонна составында Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге 1 Май мәйданыннан Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкка кадәр барды. Биредә ул раритет мотоцикллар күргәзмәсе белән танышты.
Быел мотофестиваль 29-31 август көннәрендә уза, чарага Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дус илләрдән меңнән артык мотоциклчы җыела.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында программада - «Хәтер колоннасы» тантаналы мотопарады, сугыш чоры мотоцикллары күргәзмәсе, тарихи эпизодларны реконструкцияләү.
Комментарийлар