Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате.

«Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тәбрик итәм.

Петр белән Феврония гаиләсенең гаҗәеп матур, дулкынландыргыч мәхәббәт тарихына нигезләнгән әлеге бәйрәм күптән инде дини кысалардан чыгып, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән гомумхалык тантанасына әверелде.

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, үз нәселеңне дәвам итәргә омтылу, якыннарыңны кайгырту, аларга ихтирамлык күрсәтү – чыгышына һәм инануларына карамастан, һәр кешегә дә бер үк дәрәҗәдә якын һәм кадерле булган һичкайчан асылын җуймас рухи-әхлакый хәзинәләр ул. Нәкъ менә алар тотрыклы җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, буыннан-буынга тапшырыла килеп, безнең уртак иминлегебезне тәэмин итү өчен бәрәкәтле җирлек хезмәтен үти. 

Дөнья мәдәнияте хәзерге заманда катлаулы үсеш чоры кичерә, бу гадәти булмаган шартларда гаилә безнең төп таянычыбыз булып тора. Ихлас яратуга, үзара хөрмәткә, ышанычка һәм җаваплылыкка нигезләнгән гаилә институтын ныгыту туучылар санын, гражданнарның гомер озынлыгын арттыру, илебезнең лаеклы шәхесләре булачак ватанпәрвәр яшьләр тәрбияләү кебек мөһим дәүләт бурычларын хәл итүнең асылын тәшкил итә.

Буыннар арасында бәйләнешкә, гражданлык һәм туган илгә мәхәббәт хисләренә нәкъ менә гаиләдә нигез салына. Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә торган елда әлеге рухи кыйммәтләрнең әһәмияте тагын да арта. 

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин үзенең бер чыгышында билгеләп үткәнчә, безнең ил – ул «гаиләләр гаиләсе».

Күпмилләтле Татарстаныбыз хаклы рәвештә гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендәге казанышлары белән горурлана ала. Республикада эзлекле рәвештә балалы гаиләләр өчен уңайлы яшәү мохите булдыруга, инфраструктураны үстерүгә, торак шартларын яхшыртуга, күпбалалы гаиләләргә һәм яшь парларга ярдәм күрсәтүгә, балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук ветераннар оешмаларына булышлык итүгә юнәлтелгән комплекслы программалар гамәлгә ашырыла.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә чын йөрәктән тынычлык, иминлек, мәхәббәт, бәхет һәм якты киләчәк телим. Йортларыбызда һәрчак балаларның шат көлү авазы яңгырап торсын, ә өлкән буын вәкилләре үзләренең тормыш тәҗрибәсе һәм зирәк киңәшләре белән бүлешеп, әле озак еллар безне сөендереп яшәсеннәр!

Бәйрәм мөбарәк булсын! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!».

ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ