Логотип Магариф уку
Цитата:

Reelsлар сәламәтлеккә зыянлы

Россия Эчке эшләр министрлыгында социаль челтәрләрдәге кыска видеороликларның үсмерләрнең үз-үзен тотышына тискәре йогынтысы турында искәрттеләр.

«Кыска видеороликларда төрле деструктив материаллар булуы ихтимал. Үсмерләр һәр мәгълүматны тәнкыйди бәяләргә әзер түгел. Девиант тәртип шул әвешле туарга мөмкин», – диелә хәбәрдә. 

Reels форматы балалар һәм өлкәннәр арасында да популяр. Әмма белгечләр чаң суга: балаларда депрессия һәм туклануда проблемалар китереп чыгарырга мөмкин ди алар. Оксфорд университеты профессоры Джон Галлахер җитәкчелегендә галимнәр 70 мең үсмер катнашында махсус тикшерү уздырганнар, дип хәбәр итә «Коммерсантъ» газетасы. Көненә сигез сәгатькә якын вакытын социаль челтәрләрдә уздырган үсмерләр арасында депрессиягә бирелү ешрак күзәтелгән. Психик сәламәтлек яхшырсын өчен, йокы сәгатенә һәм физик күнегүләргә вакытны күбрәк бүлүнең файдасы ачык күренгән.   
Социаль четәрләрнең үсмерләр психикасына тискәре йогынтысы турында бу әле беренче фәнни тикшеренүләр. 50 мең үсмер катнашында әлеге тикшеренүләрне дәвам итәргә уйлыйлар, чөнки психик сәламәтлеге какшап, белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче балалар саны алдагы еллар (2016–2017) белән чагыштырганда ике тапкырга арткан.  

 

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ