Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәннең Әйшә авылында мәктәп яңартылды

Яшел Үзән районының Әйшә авылында урта белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт Республика программасы буенча башкарылды.

Мәктәпнең тулаем мәйданы 4085 кв. м. Анда инженер системалары алыштырылды, яңа тәрәзәләр куелды.  Проект буенча мәктәп яңа җиһазлар, инвентарь белән тәэмин ителде. Подряд оешмасы шулай ук тирә-як территорияне төзекләндерде.

Исегезгә төшереп узабыз, 2026 елда федераль һәм республика программалары кысаларында Татарстанда 6,8 млрд сумнан артык гомуми суммага 63 гомуми белем бирү учреждениесе ремонтланачак. Шул исәптән 18 муниципаль берәмлектә 36 мәктәп – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча, 6 объект – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча һәм 21 объект республика программасы буенча, дип хәбәр итә РТ Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат үзәге.

ТР ГИСУ фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ