Ясалма фәһем буенча түгәрәкләр
Яңа уку елында Казанның 44 мәктәбендә 5–8 нче сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем буенча түгәрәкләр ачыла. Аларда «Укытучы – ясалма интеллект буенча түгәрәк җитәкчесе» республика конкурс сайлап алуында җиңгән 59 педагог укытачак.
Шәһәр мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, грант алуга 117 укытучы дәгъва кылган. Конкурс йомгаклары буенча 59 укытучы 2026/2027 уку елында ясалма интеллект буенча түгәрәкләр оештыру өчен 258 мең сум күләмендә бердәм түләү алу хокукына ия булды.





Комментарийлар