Көек авылында Татарстандагы иң зур балалар бакчасы төзелә
Питрәч районы Көек авылында Татарстандагы иң зур балалар бакчасы төзелә. Объект агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылырга тиеш, дип яза Питрәч районының «Алга» газетасы.
Район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов Көек авылында балалар бакчасы төзелешенең барышын тикшерделәр. 340 урынлык яңа объект төзелеше мәйданчыгында ташчылар икенче катның диварларын торгызалар, кирпеч бушаталар, инженерлык челтәрләрен монтажлыйлар.
Объектта ике кран эшли, аларның берсе – манара краны бөтен территориягә хезмәт күрсәтә, ярдәмче 25 тонналы автокран төзелеш материалларын бушата. Материаллар – кирпеч, бетон, измә, арматура даими рәвештә килә. Подряд оешмасының генераль директоры Харис Нуретдинов билгеләп үткәнчә, бер проблема бар: эшче куллар җитми, ә срокка сыешыр өчен, тизрәк эшләргә кирәк.
Төзелә торган балалар бакчасы – «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасының бер өлеше. Бу 5724 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина булачак – республикада иң зур мәктәпкәчә учреждение. Балалар бакчасын Казан компанияләре төзи.
Фото: Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
Комментарийлар