Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы рәис вазыйфасына конкурс игълан итә

Резюмены 6 нчы февральгә кадәр җибәрергә кирәк.Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы оешманың рәисе вазыйфасына конкурс игълан итә.Кандидатларның фәнни дәрәҗәсе булырга тиеш, моннан тыш, фән өлкә...

Резюмены 6 нчы февральгә кадәр җибәрергә кирәк.



Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы оешманың рәисе вазыйфасына конкурс игълан итә.




Кандидатларның фәнни дәрәҗәсе булырга тиеш, моннан тыш, фән өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру теләге булу да мөһим. Резюмеларны 6 нчы февральгә кадәр kazankddm@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәте.
Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы 15 ел эшләп килә, ул яшь тикшеренүчеләрнең, укытучыларның һәм белгечләрнең һөнәри үсешенә, тәҗрибә туплавына, тормышта үзен табуына, иҗади үсешенә һәм яшьләр фәнни потенциалын максималь файдалана алсын өчен ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән ирекле иҗтимагый берләшмә.
Казан мэриясе



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ