Казанда IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды
17 нче февральдә Казанда IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды. Муса Җәлил иҗатын төрле телләрдә яңгыраткан һәм җиңү яулаган Россия Федерациясенең 38 регионыннан һә...
17 нче февральдә Казанда IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды. Муса Җәлил иҗатын төрле телләрдә яңгыраткан һәм җиңү яулаган Россия Федерациясенең 38 регионыннан һәм 7 чит илдән килгән җиңүчеләр арасында безнең районыбыз укучылары булуы да сөендерде. Апаз урта мәктәбе укучылары Галәветдинова Гөлфия "Фронтовиклар татар телендә" номинациясендә 1 урын, Минҗанова Роза "Җәлил дөнья халыклары телендә" номинациясендә 2 урын яулады. Укучыларыбызны ихлас котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
Комментарийлар