Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучысы экология олимпиадасында көмеш медаль яулады

20–29 сентябрьдә «Сириус» федераль территориясендә климат үзгәреше һәм экология проблемаларына багышланган IOCE-2026 Халыкара олимпиадасы узды.

Ярышта 14 илдән укучылар катнашты. Россия җыелма командасы составында Казанның 187 нче күппрофильле лицее 10 нчы сыйныф укучысы Кәрим Таҗиев та чыгыш ясады.

Олимпиада инглиз телендә ике этапта узды. Теоретик турда катнашучылар экологиягә кагылышлы кейслар чиште, практик этапта әйләнә-тирә мохитнең торышын бәяләделәр, кеше эшчәнлегенең йогынтысын өйрәнделәр һәм аны киметү юлларын тәкъдим иттеләр.

Россия җыелма командасы командалар арасында беренче урынны яулады. 

Автор фотосы.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ