Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укытучысы «Балаларга йөрәгемне бирәм» бәйгесендә икенче урын алды

Казанның Киров районындагы «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Елена Кузнецова «Балаларга йөрәгемне бирәм» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финалында призер булды. Ул «Сәнгать юнәлеше» номинациясендә икенче урынны алды.

Финалда катнашучылар авторлык белем бирү программаларын тәкъдим итте, укучылар өчен мастер-класслар үткәрде һәм педагогик карашлары турында сөйләде.

Жюри Елена Кузнецованың балаларның сәнгатькә сәләтен үстерүгә багышланган мастер-классын югары бәяләде. Педагогның заманча белем бирү технологияләрен яхшы белүе һәм балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга үзенчәлекле якын килүе билгеләп үтелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ