«Туган тел фестивале» – 2026 уза
Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Туган тел фестивале оештырыла.
2022 елдан башланып узган «Туган тел фестивале» бу ел беренче тапкыр Казанда мәктәпкәчә белем бирү укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен республикакүләм һөнәри конкурс-премия буларак уза. 4 ел эчендә фестиваль 1500 дән артык катнашучы җыйды, бу ел 400дән артык педагог Татарстанның бөтен районнарыннан киләчәк.
Фестиваль ике этапта уза: 15 финалист «Милли сәләтем» визит карточкасы, «Педагогик табышым» һәм «Педагогик остаханә» сынавында катнашачак. 5 номинациядә 15 җиңүче билгеләнәчәк — алар Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк, шул исәптән Резеда Мөхәммәтшина исемендәге премия дә.
Катнашачаклар: ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, комиссия рәисе Марат Әхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Бала-Сити» җитәкчесе Альбина Насыйрова.





Комментарийлар