Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай белән бәйләнешем балачактан

Габдулла Тукай турында барысын да беләбез төсле: ятим балачак, авыр тормыш, кыска гомер... Әмма шагыйрьнең биографиясендә бүген дә җавапсыз калган сораулар, төрле риваятьләр һәм серле урыннар бар. Печән базарындагы «Асрамага бала бирәм...» дигән вакыйга чыннан да шулай булганмы? «Чәйче Шәмси» кем ул? Тукайның Җаектагы тормышы нинди булган? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Тукайда кунакта» рубрикасының чираттагы кунагы – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов белән әңгәмәдән табарга мөмкин.

Габдулла Тукай турында барысын да беләбез төсле: ятим балачак, авыр тормыш, кыска гомер... Әмма шагыйрьнең биографиясендә бүген дә җавапсыз калган сораулар, төрле риваятьләр һәм серле урыннар бар. Печән базарындагы «Асрамага бала бирәм...» дигән вакыйга чыннан да шулай булганмы? «Чәйче Шәмси» кем ул? Тукайның Җаектагы тормышы нинди булган? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Тукайда кунакта» рубрикасының чираттагы кунагы – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов белән әңгәмәдән табарга мөмкин.

Тукай хроникасы

– Марсель әфәнде, Тукай исеме Сезнең тормышыгызда балачактан ук янәшә булган икән. Шагыйрь белән бәйле шәхси хатирәләрегез аны галим буларак өйрәнүегезгә ничек йогынты ясады?

– Тормышымның Тукай белән ниндидер мистик диярлек бәйләнеше бар.

Мин элекке Клячкин клиникасы урнашкан бала табу йортында дөньяга килгәнмен. Тукай гомеренең соңгы аен нәкъ менә шунда үткәргән. Ягъни туган көнемнән үк Тукай гел янәшәдә булган.

Тугыз яшемә кадәр без Тукай урамы белән Зәйни Солтан урамнары чатында яшәдек. Ул чакта аны рәсми исем белән түгел, гадәттәгечә, Тукай урамы дип кенә атый идек. Бу кечкенә генә урам Тукай һәм Насыйри урамнары арасында урнашкан. Нариманов урамындагы 21 нче мәктәптә беренче сыйныфка укырга кердем. Әни көн саен төшке ашка 10–15 тиен акча бирә иде, ләкин мин аны ашарга тотмадым. Дәресләрдән соң без Габдулла Тукай исемендәге кинотеатрга баргалый идек. Балалар билеты 10 тиен тора, калган акчага туңдырма ала идек.

Әле дә хәтерлим: ул вакытта бу тарихи бинаны узганда, анда Тукай музее юк иде. Мәктәптә укыган елларымда ул тирәдә еш кына кереп йөри идем. Чөнки безнең ярты йорт диярлек, бик әйбәт булмаса да, шунда урнашкан иде. Хәзерге студентларга лекция укыганда да моны еш әйтәм: безнең шартлар шундый начар: су юк, уңайлыклар җитәрлек түгел, ә шәһәрнең үзәгендә яшәдек. Минем белүемчә, 1980 еллар башында монда коммуналь фатирлар булган. 1986 елда, хәтеремдә, ремонт эшләре башланды, музей ачылды. Ул вакытта без инде күченгән идек.

Шуңа күрә Тукай белән бәйләнешем балачактан ук башланды. Беренче укыган китабым да Тукайның «Шүрәле»се иде. Дүрт-биш яшьләр тирәсендә булдым, ахры.

Тукай белән кызыксынуым шулай балачактан ук башланды. Башта мин моның турында махсус уйламадым. Соңрак Тукайны тирәнтен өйрәнергә керештем һәм аның күптомлык рус басмасын әзерләү эшендә катнаштым.

 

– Сезнең «Габдулла Тукай. Тормышы һәм иҗаты» исемле өчтомлыгыгыз хроника әзерләү өчен зур нигез булып тора. Бу хезмәтне әзерләгәндә, элекке күзаллауларны үзгәрткән нинди мәгълүматлар очрады?

– 2018 елда мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә килдем. Моңа кадәр Казан федераль университетында укытып, шактый зур тәҗрибә туплаган идем. Ләкин мин диплом буенча татар филологы түгел, рус филологы. Бездә ул вакытта рус һәм татар әдәбиятын чагыштырып өйрәнү юнәлеше бар иде. Институтка килгәч, 2018 елда институт җитәкчелеге миңа зур проект тәкъдим итте һәм мин аның җитәкчесе булдым.

Ул Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, шул нигездә зур басма әзерләү белән бәйле иде. Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында гына түгел, Дөнья әдәбияты институтында да шундый басмалар бар. Анда әдәбият классикларының тормышы һәм иҗаты көннән-көнгә диярлек тасвирлап бирелә. Мәсәлән, Мәскәүдәге Дөнья әдәбияты институтында Александр Пушкинның тормышы һәм иҗатының тулы елъязмасы төзелгән. Анда көнләп, айлап, хәтта атналар буенча Пушкинның нәрсә эшләгәне, кемгә хат язганы, кемнәр белән очрашканы теркәлгән.

Татар әдәбият белемендә дә бу юнәлештә эшләр алып барылган. 1960 елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күренекле галим Сәгыйть Исәнбаев Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты елъязмасын төзи башлый, әмма бу хезмәт ахырына кадәр җиткерелми. 1972 елда галим вафат була. Хәзер әлеге кулъязма Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана. Шул вакыттан бирле яңа биографик чыганаклар, документлар табылган. Без аларның барысын да туплап, өчтомлык итеп бастырдык. Хезмәтнең тиражы зур булмады – мең данә генә. Ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында да урнаштырылган.

Мондый китапларга, мондый проектларга Татарстанда гына түгел, гомумән, Россия күләмендә дә ихтыяҗ бар. Ул беренче елында ук Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештырган «Фәнни хезмәтләр» конкурсында «Ключевое слово» номинациясендә беренче урынны алды.

Хәзер инде безнең максат – шул материаллар нигезендә Тукайның мөмкин кадәр тулы тормыш хроникасын әзерләү. 150 еллык юбилейга материаллар гына түгел, бәлки Габдулла Тукай тормышының тулы елъязмасын да тәкъдим итә алырбыз дип өметләнәм. Мондый хезмәтнең кирәклеге бәхәссез. Ләкин аны әзерләү өчен иң элек төрле белгечләрнең уртак хезмәте кирәк. Бу эшне әдәбият галимнәре генә башкарып чыга алмый. Тукайны белгән кешеләрнең истәлекләре, архив материаллары, вакытлы матбугат, экспедицияләр вакытында җыелган мәгълүматлар – боларның барысын да бергә карарга кирәк. Безнең Марсель Әхмәтҗанов, Нургали Нуриев кебек галимнәр ел саен диярлек фольклор-этнографик экспедицияләргә чыгалар иде. Казан артына да экспедицияләр оештырыла. Анда Тукайны белгән яки аның турында әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан ишеткән кешеләр белән очрашалар, аларның истәлекләрен җыялар, төрле мәгълүматларны чагыштыралар. Мондый эзләнүләр нәтиҗәсендә безгә әле бик күп кызыклы фактик материаллар килеп иреште. Алар безне һаман да гаҗәпләндерә. Шуңа күрә бу ситуацияне үзгәртергә кирәк. Моның өчен әдәбият галимнәре генә җитми. Тарихчылар, архив белгечләре, төбәкне өйрәнүчеләр, тел белгечләре бергә эшләргә тиеш.

 

Факт белән риваятьне ничек аерырга?

– Тукай турында безгә мәктәптән үк таныш булган биографик сюжетлар бар. Әмма аларның кайберләренең соңрак формалашкан күзаллауларга нигезләнүе күренә. Тукайның ятимлеге һәм авыр балачагы аның иҗади портретының аерылгысыз өлеше булып киткән. Без Тукайны кайвакыт аның чын тормышыннан бигрәк, әдәбиятта һәм җәмгыятьтә формалашкан образ аша кабул итәбез дип әйтеп буламы?

– Иң мөһиме – чыганакны ачыклау. Шик тудырмый торган мәгълүматлар бар. Беренче чиратта – архив документлары. Архивларда очраган һәр документ – шул чорның тарихи чыганагы.

Мәсәлән, 1897 елгы җанисәп материаллары нигезендә Тукай яшәгән авылда аның гаиләсе кайда торганын, кайсы йортта булганын ачыкларга мөмкин. Аннан соңгы җанисәп материалларында да гаилә составы, хуҗалык, кемнәр белән бергә яшәүләре турында мәгълүматлар очрый.

Безгә төрле авылларга барып, шундый материалларны өйрәнергә туры килде. Бу – документлар белән расланган тарихи чыганак.

Икенче төр чыганак – Тукайны үз күзләре белән күргән кешеләрнең истәлекләре. Совет чорында «Тукай турында истәлекләр», «Тукай турында ядкәрләр» кебек җыентыклар еш нәшер ителә иде. Әмма истәлекләрнең дә ышанычлылык дәрәҗәсе төрле булырга мөмкин. Кеше: «Мин шулай булганын хәтерлим», – дип яза. Әмма кеше хәтере һәрвакыт камил түгел.

Тукай үзе дә «Исемдә калганнар» әсәрендә үзенең аңлы хатирәләре Кырлайга барган вакыттан башлануын яза. Ә аңа кадәрге вакыйгаларны – кайда туганын, Кырлайга кадәрге балачагын, нигездә, авылдашлары сүзләреннән белгәнен әйтә.

Мәсәлән, бездә Шәрифә карчык дигән бер персонаж бар. Үзем дә балачактан ук, Тукайның әсәрләрен укыганда, аның образына кызыксыну белән карый идем. Тукайның шигырьләрен укыганда, шушы образлар, авыл тормышы, балачак күренешләре күз алдына килә. Күрәсез, Тукайның хәтере шулай ук сакланып калган. Ә без, биш яшьлек сабыйның хәтеренә таянып, шул чор турында нинди генә фикерләр әйтә алабыз?

Тукайны Казанга җибәрү белән бәйле вакыйгалар да төрле чыганакларда төрлечә тасвирлана. Печән базарында Тукайны «Асрамага бала бирәм, кем ала?» дип йөргәннәрме, әллә аны алдан сөйләшеп, бер гаиләгә бирергә теләгәннәрме – монда төрле версияләр бар.

Киң таралган риваять буенча, Тукайны Печән базарына алып килгән кучер: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөргән. Әмма моңа карата башка төрле мәгълүматлар да очрый. Зиннәтулла бабасы, алдан ук килешеп, Тукайны Казанның бай татар гаиләсенә калдырырга теләгән булырга мөмкин. Ул чорда баласыз яки кызлары гына булган гаиләләрнең малайларны тәрбиягә алуы гадәти күренеш булган.

Сәгъди абзыйның Тукайны үзенә тәрбиягә алуына тагын бер сәбәп тә булган дип фаразлана. Ул чорда һәр ир-ат исәбенә җир өлеше бирелгән. Крестьян өчен җир бик зур кыйммәткә ия булган.

Тукайны Яңа Татар бистәсеннән Мөхәммәтвәли белән Газизә дә тәрбиягә ала. Әмма алар авырып китү сәбәпле, Тукай янәдән бабасы янына кайтарыла. «Без Тукайны Казанга шулай озаттык», – дигән истәлекләр дә бар. Ләкин мондый мәгълүматка йөз процент гарантия бирү мөмкин түгел. Шуңа күрә безгә, беренче чиратта, һәр сюжетның чыганагын ачыкларга кирәк.

Без барыбыз да Тукай турында җәмгыять аңында формалашкан образ аша фикер йөртәбез. Иң элек күз алдына ятим балачак һәм газаплы тормыш килеп баса.

Тукайга дүрт ай булганда, әтисе вафат була, әнисе исә аңа дүрт яшь тулганда дөнья куя. Шуңа күрә балачагының авыр булуы чыннан да бәхәссез.

Әнисе ягыннан бабасы Өчиле авылы мулласы Зиннәтулла хәзрәт була. Без озак еллар муллаларны хәлле, җитеш тормышлы итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Әмма Тукай үзенең истәлекләрендә Зиннәтулла бабасының гаиләсе бик фәкыйрь яшәвен яза. Күрше авылларга хәер сорашырга йөрергә мәҗбүр булган чаклары да булган.

Өчиле кечкенә авыл була, мәхәлләсе дә зур түгел. Шуңа күрә авыл халкы мулланы тулысынча тәэмин итә алмаган. Зиннәтулла бабасы оныгына яхшырак тормыш эзләргә мәҗбүр була. Башта аны Казанга, аннары Кырлайга урнаштырырга тырыша. Бу аның оныгын яратмавыннан түгел, ә авыр тормыш шартлары аркасында шулай эшләргә мәҗбүр булуын күрсәтә.

 

– Замандашлары Тукайны тиз кабынып китүчән, үпкәчел, кискен холыклы кеше итеп искә алганнар. Шул ук вакытта без аны гадәттә сабыр, халыкчан, зирәк шагыйрь образы аша беләбез. Тукайның шәхси холкын аңлау аның иҗатын яңача укырга мөмкинлек бирәме?

– Безнең әдәбият галимнәре, нигездә, автор образын аның иҗаты аша өйрәнәләр. Без, Тукайның шигырьләрен карап, аны шактый оптимистик рухлы кеше итеп тә күрә алабыз. Аның оптимистик рухтагы шигырьләре бар. Мәсәлән, «Өзелгән өмид» дигән шигырен генә алыйк. Аны укыганда, сез бөтенләй икенче Тукайны күрәсез. Без аны гел пессимистик рухлы, төшенкелеккә бирелгән, ниндидер рухи кысалар эчендә яшәгән кеше итеп кенә күзалларга тиеш түгелбез. Моның, әлбәттә, төрле сәбәпләре булгандыр. Шәхси тормышындагы вакыйгалар, авырулар да йогынты ясагандыр. Без Тукайның соңгы елларда Казанда еш авырганын беләбез. Безгә билгеле булганча, аның бизгәк приступлары да булган. Ул үзе дә бу хакта яза. Истәлекләрдә дә аның кардәшләре, якыннары, аны күргән кешеләр бу турыда язып калдырган.

Икенче яктан, монда тагын бер мөһим юнәлеш бар: без аның иҗат психологиясен өйрәнә алабыз. Аның шигырьләрен психологик яктан өйрәнеп, иҗатына, әсәрләренә карата башка төрле фикерләр дә әйтергә мөмкин. Көнбатыш фәнендә психоаналитик мәктәп бар. Шуңа нигезләнеп, әдипләр иҗатын өйрәнүнең төрле ысуллары бар.

1894 ел ахырында Тукай Җаекка килеп урнаша. Анда аны апасы Газизә һәм аның ире, хәлле сәүдәгәр Галиәсгар Усманов тәрбияли. Ул сәүдәгәр, зур миллионерлардан булмаса да, хәлле кеше булган, үз тирәсендәгеләргә ярдәм иткән. Чөнки ул Мөхәммәтзарифның беренче никахыннан дөньяга килгән Газизә исемле кызын да тәрбиягә алган.

Тукайны Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин нигезләгән «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Шунысы да мөһим: Мотыйгулла хәзрәт Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бергә Кышкар мәдрәсәсендә укыган була. Соңыннан аларның юллары аерыла: Мөхәммәтгариф Кушлавычта мулла булып кала, Мотыйгулла хәзрәт укуын дәвам итү өчен Каһирәгә китә, Әл-Әзһәрдә белем ала һәм Җаекка кайта. Димәк, Тукайның Җаектагы тормышы бөтенләй башка мохиттә башлана. Ул инде сыеныр урыны булмаган ятим бала түгел, аның үз йорты, үз гаиләсе була.

Совет чорындагы әдәбият белемендә Тукай белән Галиәсгар Усманов арасында даими каршылык булган дигән фикер киң таралган иде. Янәсе, алар социаль чыгышлары аркасында бер-берсен аңламаган. Әмма бүген бу мөнәсәбәтләргә башкача карарга мөмкинлек биргән чыганаклар бар. Бу фактларны өйрәнгәндә, мәсьәләгә социологик һәм психологик яктан да карарга мөмкин. Бу очракта социаль каршылык төп сәбәп булмаган. Тукайның шәхесенә аның ятимлеге дә билгеле бер йогынты ясагандыр. Ятимлек кешенең холкында, дөньяга карашында эз калдырырга мөмкин.

Тукайның шәхси холкына килгәндә, замандашлары аны тиз кабынып китүчән, үпкәчел кеше итеп искә ала. Дуслары да аның белән аралашканда сүзләрне сайлап кына сөйләшергә кирәклеген әйткән.

Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиев белән алар озак вакыт бик яхшы мөнәсәбәттә була. Бервакыт аралары бозыла. Шуннан соң Тукай үзенең мәкаләләрендә дә, шигырьләрендә дә Сәгыйть Рәмиевтән төрттереп яза.

Боларның барысын бергә туплап, Тукайның психологик портретын өйрәнү  киләчәк фәнни эзләнүләрнең бер юнәлеше булырга мөмкин.

 

Тукай һәм дин

– Совет чорында Тукай образы билгеле бер идеологик калыпка салынган. Аның дини эчтәлекле әсәрләре дә сайланма җыентыкларга кертелмәгән. Тукай мирасы төрле чорларда безгә ничек тәкъдим ителде?

– Тукайны өйрәнүнең үз тарихы бар. Аның вафатыннан соң ук рецензияләр, мәкаләләр, истәлекләр чыга. Бу юнәлештә Фатих Әмирхан язмалары аеруча зур әһәмияткә ия.

Җамал Вәлиди дә Тукайны өйрәнүгә зур өлеш кертә. Ул 1914 елда Тукайның «Мәҗмугаи асаре» җыентыгын әзерли. Димәк, Тукай гыйльмиятенең үсеше революциягә кадәр үк башлана.

Революциядән соң Тукайга сыйнфый әдәбият күзлегеннән карау көчәя. Аны хәтта «буржуаз шагыйрь» итеп күрсәтергә омтылышлар да була. Моңа аның мулла гаиләсендә тууы да сәбәп итеп карала.

1930  еллар башыннан совет классикларын яңа идеологик калыпларга салу башлана. Тукайны да совет әдәбияты канонына кертү өчен аның иҗатындагы аерым якларга басым ясала. Ятимлеге, авыр тормышы, руханиларга һәм югары катлам вәкилләренә карата тәнкыйди әсәрләре алгы планга чыгарыла.

Шулай итеп, Тукайдан халык мәнфәгатьләрен яклаучы шагыйрь образы ясала. Әмма ул чакта «халык» төшенчәсенең мәгънәсе дә үзгәрә: ул күбрәк эшчеләр, крестьяннар, социаль катламнар белән бәйләнә.

Шуңа күрә Тукай иҗатындагы дини эчтәлекле әсәрләрнең кайберләре Совет чорындагы сайланма җыентыкларга кертелми. Мәсәлән, «Алла гыйшкына», «Мигъраҗ», «Кадер кич» кебек әсәрләр басылмый.

Ә Тукай иҗаты үзе күпкә катлаулырак. Ул дингә мөнәсәбәтен дә, җәмгыятьтәге төрле күренешләргә карашын да төрле әсәрләрендә төрлечә белдерә. Бер кызыклы мисал китерергә мөмкин. «Китмибез» дигән шигырен алыйк. Анда Тукайның Думадагы чыгышларга, ул чордагы сәяси вакыйгаларга мөнәсәбәте күренә. Тукай, әлбәттә, газетада эшләүче журналист, публицист буларак, мондый вакыйгаларга бик игътибарлы булган.

Думадагы бер утырышта мөселман депутатларының чыгышлары да була. Бер депутат Россиядә мөселман балаларына һәм башка милләт балаларына белем бирүгә карата дискриминацион законнарга каршы чыга. Шуңа күрә Тукайны бары тик бер генә идеологик калыпка салып карау дөрес түгел. Аның иҗатында төрле катламнарга, төрле сәяси һәм иҗтимагый күренешләргә мөнәсәбәте чагылыш таба.

Тукайның рус карагруһчыларына, Пуришкевич кебек реакцион көчләргә каршы чыгуы да билгеле. Шуңа күрә аны бары тик татар җәмгыятендәге дин әһелләренә каршы чыккан шагыйрь итеп күрсәтү дөрес булмас иде.

Совет заманында «халык шагыйре» дип, гадәттә, хаким сыйныф тарафыннан изелгән эшче һәм крестьян массалары мәнфәгатьләрен яклаучы шагыйрьне атыйлар иде.

ХХ гасыр башында вазгыять башкача була. Тукай вафатыннан соң Г. Рәхим «Тукаев – халык шагыйре» дигән мәкалә бастыра. Ул татар җәмгыятендә аристократия белән гади халык арасында Совет чорындагы кебек кискен бүленеш булмавына игътибар итә. Тукай җәмгыятьнең төрле катламнарына бердәй якын була. Аны гади кешеләр дә, зыялылар да, хәлле кешеләр дә үз шагыйре итеп кабул итә.

1980 елларда карашлар үзгәрә башлагач, Тукайны милли күтәрелеш шагыйре, милләт темасын, милли үзаң мәсьәләсен алга чыгаручы шәхес буларак өйрәнү көчәя. Димәк, төрле чорларда Тукай иҗатындагы шул чор идеологиясенә туры килә торган якларны алгы планга чыгару күренеше булган.

Әгәр Тукай 1917 елга кадәр яшәгән булса, революция елларында ул нинди карашта торыр иде? Бу сорауга без фаразлар белән генә җавап бирә алабыз. Татар зыялылары революцияне, беренче чиратта, милләтне һәм Россиядә яшәгән башка изелгән халыкларны империя изүеннән азат итәчәк вакыйга итеп күргәннәр. Шуңа күрә 1917 елгы Февраль революциясен уңай бәяләгәннәр. Беренче мөселман корылтайлары да шул елны үткәрелгән.

Тукайда милли үзаң бик көчле була. Ул Гаяз Исхакыйны гаять югары бәяли. «Даһигә» шигырендә аны даһи итеп сурәтли. «Кем ул?» шигырендә дә Исхакыйны зурлап яза. Гаяз Исхакый кебек татар зыялылары милләтнең үз язмышын үзе хәл итү мөмкинлеге турында хыялланган. Минемчә, Тукай да шуңа якынрак фикер йөрткән булыр иде.

Без аның аралашкан даирәсен өйрәндек. Татар мәдәнияте вәкилләреннән кемнәр белән аралашканын, кемнәр белән якын мөнәсәбәттә булганын барладык. Шул кешеләрнең күбесе соңрак репрессияләргә дучар ителә. Кемдер озак елларга ирегеннән мәхрүм ителә, кемдер лагерьларда һәлак була, кайберләре атып үтерелә.

Шуңа күрә Тукай исән калган булса, аның да шундый ук репрессияләргә дучар булу ихтималы турында фаразларга нигез бар.

 

«Тукай белеме»н үстерергә кирәк

– Архивларда, шәхси фондларда, иске матбугатта Тукайның безгә билгеле булмаган тормышына кагылышлы яңа мәгълүматлар табылу ихтималы нинди?

– Без әле чыганакларны өйрәнү эшен тулысынча төгәлләдек дип әйтә алмыйбыз. Киресенчә, табылмаган, өйрәнелмәгән материаллар бар.

Аеруча Җаекта яшәгән кешеләр турында бүген дә мәгълүмат җитәрлек түгел. Тукайның публицистик әсәрләрендә бик күп кешеләрнең исемнәре очрый. Әмма кайбер очракларда алар турында мәгълүмат булмау сәбәпле, бу исемнәрне ачыклау шактый катлаулы.

Татар вакытлы матбугаты да – безнең өчен зур чыганак. «Әлгасрелҗәдид», «Шура» кебек журналларда Тукайга, аның чорына, аның белән бәйле вакыйгаларга кагылышлы бик күп материал бар. Аларны әле тулысынча өйрәнеп бетермәгәнбез. Һәр санын беренче битеннән соңгы битенә кадәр укыганда, моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматларга тап булырга мөмкинбез. Димәк, бездә архив материаллары, вакытлы матбугат, истәлекләр кебек берничә зур чыганак төре бар. Аларның барысын да үзара чагыштырып өйрәнергә кирәк.

Мәсәлән, Тукайның «Гласный» шигыре Казан шәһәр думасындагы вазгыятькә, ул вакыттагы татар вәкилләренең эшчәнлегенә бәйле. Анда аларның пассивлыгы, активлык күрсәтмәве тәнкыйтьләнә. Шул чорда сатирик журналларда, карикатураларда да гласныйлар сурәтләнгән. Аларның берсендә йоклап утырган татар гласные ясалган һәм астына: «Руслар эш күрәләр, татарлар төш күрәләр», – дип язылган.

Бу шигырьне өйрәнә башлагач, миндә: «Бу образның чын прототибы кем булган?» – дигән сорау туды. Рашат Гайнанов әзерләгән биштомлыкны, аннары алтытомлыкны карадым. Икесендә дә бер үк мәгълүмат: «Прототибы – татар җәмәгатьчелегенә Чәйче Шәмси исеме белән мәгълүм булган сәүдәгәр». Әмма бу аңлатма мине канәгатьләндермәде. Чәй сәүдәсе белән шөгыльләнгән кешеләр ул вакытта шактый булган бит. Ә сүз кайсысы турында бара?

Тарихчы Илдус Котдус улы Заһидуллинга мөрәҗәгать иттем. Ул архив материалларын карады, әмма Казан шәһәр думасы составында андый кешене таба алмады. Аннары Дания Фатих кызы Заһидуллина миңа кызыклы бер мәгълүмат әйтте. Казахстан галимнәре хезмәтләрендә Кызыл Яр гласные булган Шәмсетдин исемле кеше телгә алына икән. Ул вакытта Петропавловск шәһәрен Кызыл Яр дип йөрткәннәр. ХХ гасыр башында анда татарлар күп яшәгән. Шәмсетдиннең исеме шәһәр думасы гласныйлары исемлегендә дә сакланган.

Мин бу мәгълүматны бик сак кына, фараз рәвешендә искәрмәгә керттем. Әлегә: «Тукайның Чәйче Шәмсие нәкъ менә шул кеше булган», – дип өздереп әйтә алмыйм. Бу киләчәктә эзләнүчеләр өчен кызыклы юнәлеш булырга мөмкин. Яңа архив документлары мәсьәләгә төгәллек кертә ала.

Тукайны өйрәнү генә түгел, «Тукай белеме» дигән аерым юнәлешнең үзен үстерү мәсьәләсе дә бар. Хәзер Тукай белән махсус шөгыльләнгән аерым фәнни институтлар юк. Безнең институтта да Тукай белән махсус шөгыльләнүче аерым төркем юк. Башка оешмаларда да шундый хәл. Шуңа күрә беренче адым буларак, Тукайны өйрәнү белән махсус шөгыльләнә торган фәнни юнәлеш, төркем оештыру кирәк.

Икенче мөһим мәсьәлә – яшь галимнәрне бу юнәлешкә җәлеп итү. Хәзер Тукайны өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәрнең күбесе өлкән яшьтә. Бездә Тукай иҗатын өйрәнүнең максаты да, фәнни проектлары да булырга тиеш. Әлеге проектларны системалы рәвештә алып бару, һәр чордагы чыганакларны өйрәнү мөһим.

Без Тукай турында күп нәрсә беләбез. Әмма «энәсеннән җебенә кадәр» беләбез дип әйтү әле иртәрәк. Димәк, «Тукай белеме» юнәлеше алдында әле дә зур мөмкинлекләр, яңа эзләнү юллары һәм ачышлар бар.

– Тукайның тууына 150 ел тулуга әзерлек бара. Бу дата уңаеннан галимнәр алдында нинди фәнни бурычлар тора?

 – Тукайның юбилее уңаеннан иң зур бурычларның берсе – аның тормышының мөмкин кадәр тулы хроникасын әзерләү.

Әлбәттә, барлык архивларны тикшерергә, матбугатны башыннан ахырына кадәр өйрәнергә кирәк. Безнең максатларның берсе шуннан гыйбарәт.

Бүген Тукай белән бәйле фәнни чаралар Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә үткәрелә. Җаекта да Тукайга багышланган конференция уздырылды. Анда аның Җаектагы иҗат чоры, ул яшәгән мохит, татар зыялыларының эшчәнлеге турында сөйләштеләр.

Октябрь аенда Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институтында Тукайның 140 еллыгына багышланган түгәрәк өстәлләр узачак.

Тукай әсәрләренең Идел буе халыклары телләренә тәрҗемәләре дә әзерләнә. Чуваш, удмурт, мари, мокшы һәм эрзя телләрендәге тәрҗемәләрне үз эченә алган дүрт китап нәшер итү планлаштырыла.

Тукай дөнья күләмендәге шагыйрь дип әйтергә мөмкин. Чөнки ул күтәргән мәсьәләләр татарларга гына түгел, башкортларга, чувашларга һәм башка халыкларга да аңлаешлы, якын. Тукай әсәрләре Европа телләренә дә күбрәк тәрҗемә ителсен иде. Аның иҗатының кешелек өчен әһәмияте моңа мөмкинлек бирә. Тукайның юбилее белән генә бәйле рәвештә түгел, киләчәктә дә аның иҗатына, шулай ук башка татар язучыларына һәм әдипләренә багышланган фәнни һәм мәдәни чаралар дәвам итсен иде.

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ