Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда халыкара «Тумашева укулары» уза

20–22 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында академик Диләрә Тумашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган «Тумашева укулары: хәзерге тюркологиянең проблемалары һәм перспективалары» дип аталган халыкара фәнни конференция уза.

20–22 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында академик Диләрә Тумашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган «Тумашева укулары: хәзерге тюркологиянең проблемалары һәм перспективалары» дип аталган халыкара фәнни конференция уза.

Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссиянең финанс ярдәме белән оештырылган чарада Россиянең 14 шәһәреннән һәм чит илләрдән килгән 120дән артык галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе катнаша.Биредә татар тел белеме, диалектология, төрки телләр тарихы, туган телләрне укыту методикасы һәм төрки халыкларның мәдәнияте мәсьәләләре карала. 

Конференцияне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул галимәнең гуманитар фәннәр үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, профессор Диләра Тумашева салган фәнни һәм оештыру традицияләре бүген дә университетның филология юнәлешен үстерүдә мөһим роль уйный. Галимәнең Себер татарлары диалектологиясенә һәм татар фигыле морфологиясенә багышланган хезмәтләре тулы бер фәнни мәктәпнең нигезен тәшкил итә. 

КФУ проректоры Илнур Хәйруллин да Диләра Тумашеваның хезмәтләренә югары бәя бирде. Ул конференциянең татар телен саклау һәм үстерүгә аерым игътибар бирүен ассызыклады, галимнәргә яңа фәнни ачышлар һәм уңышлар теләде.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да катнашты. Ул Диләра Тумашеваны үзенең укытучысы һәм диплом эшенә җитәкчелек иткән остазы буларак искә алды. Ул укытучысы Диләрә Тумашеваның киңәшләре гомер буе озата баруын сөйләде. Равил Әхмәтшин аның студентларга университет, факультет һәм татар теле-әдәбияты бүлеге исемен лаеклы йөртү җаваплылыгын даими искәртеп торуын сөйләде. «Минем тормышымда Диләра Тумашева – чын хатын-кыз, ана, профессор һәм дус үрнәге», –  дип билгеләп үтте ул.

Татарстан фәннәр академисе вице-президенты Айнур Тимерханов Диләрә Тумашеваны академиянең беренче хатын-кыз академигы дип атады.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина исә мондый фәнни очрашуларның буыннар дәвамчанлыгын саклауда, филология фәнен үстерүдә һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгытуда әһәмиятен ассызыклады. Ул Диләра Тумашеваның төрки телләрне, татар телен һәм аның диалектларын өйрәнүгә, фәнни һәм педагогик кадрлар әзерләүгә керткән өлешен билгеләп үтте. Ул бу конференциянең туган телебезнең киләчәге турында җитди уйлану өчен дә мөһим мәйданчык булып торуын да искәртте.

Конференцияне ачу тантанасында Казандагы Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан генераль консуллары Ерлан Исхаков, Эрик Бейшембиев һәм Нодиржон Касимов та чыгыш ясады. Алар төрки телләрне һәм халыкларның милли үзенчәлеген өйрәнү, популярлаштыру юнәлешендә эшләүче галимнәргә рәхмәт белдерде.

Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та галимәнең фәнни һәм җәмәгать эшчәнлегенә югары бәя бирде. 

Диләра Тумашеваның музыка сәнгатенә дә гомере буе мәхәббәт саклавы билгеле. Ул 14 яшендә Россия музыка академиясенә укырга керү имтиханнарын уңышлы тапшырган, әмма тормыш юлы аны башка һөнәргә алып килгән. Тантанада галимә истәлегенә КФУ профессоры Маргарита Коварская башкаруында музыкаль әсәрләр яңгырады.

Пленар утырышта конференцияне оештыручыларның берсе, КФУның татар тел белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллина Диләра Тумашеваның татар телендәге фигыль категорияләрен функциональ-семантик яктан өйрәнүгә багышланган программ хезмәте турында доклад тәкъдим итте. Шулай ук Чабаксар, Уфа, Мәскәү һәм Казаннан килгән галимнәр чыгыш ясады. Форумда Россиянең төрле фәнни үзәкләреннән килгән белгечләр дә катнаша.

Өч көн дәвам итәчәк конференциядә төрки телләрнең чагыштырма-тарихи өйрәнелеше, диалектология, татар теленең теоретик мәсьәләләре, туган телләрне укыту методикасы, төрки халыкларның әдәбияты һәм мәдәнияте турында фикер алышачаклар. Казан төркият мәктәбе традицияләренә дә аерым игътибар биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ