Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Туган Тел Фест – 2026» узды

Узган шимбә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта татар телендә белем һәм тәрбия бирүче баллар бакчалары мөгаллимнәре өчен «Туган Тел Фест – 2026» республика конкурсына йомгак ясалды.

Мәктәпкәчә белем бирү системасында татар телен популярлаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән фестиваль дүртенче ел рәттән уза. Анда Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән балалар бакчалары тәрбиячеләре катнаша.

 

«Туган Тел Фест - 2026» финалистларын һәм катнашучыларын Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

 

Быел фестиваль яңа форматта – мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре һәм укытучылары өчен республикакүләм һөнәри конкурс-премия рәвешендә узды. Бәйгегә 73 гариза килгән, шулардан жюри 15 финалистны сайлап алган.  Беренче урын өчен 50 мең сум, икенче урынга 30 мең сум, өченче урынны алучыларга 20 мең сум күләмендә акчалата премия бирелде.

 

Конкурс биш номинация буенча үзды: «Үстерүче предмет-пространство мохите», «Татар музыкаль әсәрләрен балаларга тел өйрәтүдә нәтиҗәле форматта куллану», «Телне уен аша өйрәнү», «Тел укытуда цифрлы технологияләр куллану»/«Блогер-педагог», «Милли чара остасы».

 

Фото һәм мәгълүмат – ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

 

 

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ