Ринолалия
Бу юлы ринолалиягә тукталырбыз. Халык телендә аны «борын белән сөйләшү» дип тә атыйлар.
Динара ФӘЙРУШИНА, Казан шәһәре 321 нче балалар бакчасы укытучы-логопеды
Назаль тембр
Ринолалия ‒ сөйләм аппаратындагы анатомик һәм физиологик дефектлар аркасында барлыкка килгән тавыш тембрындагы һәм авазлар әйтелешендәге тайпылышлар. Әлеге очрак сөйләшкәндә назаль тембр, ягъни «борын белән сөйләшү» төсмере булуы белән аерылып тора. Ринолалия очрагында авазлар артикуляциясе һәм фонация нормадан шактый аерыла. Ярык каты аңкау, сөйләм телендә «бүре авызы» һәм ярык ирен яки «куян ирене» кебек дефектлар шушы очракка карый.
Ринолалияне дислалиядән аера торган төп сыйфат: кешенең тавышы даими рәвештә тыңкышланган кебек ишетелә, ягъни фонация бозыла. Нормаль фонация вакытында борын авазларыннан тыш барлык башка авазларны әйткәндә кешенең борын һәм авыз куышлары аерылып тора, шул сәбәпле йомшак аңкау белән бугазның ян-як һәм арткы стенасы мускуллары кыскаруы нәтиҗәсендә аңкау белән бугаз ябылуы тәэмин ителә һәм нормаль тавыш барлыкка килә. Йомшак аңкау бертуктаусыз төрле биеклеккә күтәрелә һәм төшә. [м] һәм [н] борын авазларын әйткәндә, нормаль очракта һава агымы борын резонаторы куышлыгына киртәсез үтеп керә. Ринолалия очрагында боларның барысы да үзгә рәвештә була. Ринолалиянең өч төре: ачык ринолалия; ябык ринолалия; катнаш төре.
Ачык ринолалия
Ачык ринолалия – авазларны әйткәндә йомшак аңкау бугазның арткы стенасыннан шактый соңарып хәрәкәткә килә, моның аркасында шактый зур ярык кала һәм тавыш та, авазлар да патологик рәвештә бозылып чыга, бу йомшак аңкауның кыскаруы, параличлары һәм парезлары очрагында була. Шулай ук ачык ринолалия каты һәм йомшак аңкауларның механик җәрәхәтләре очрагында да күзәтелә, бу очракта сөйләшкәндә һава агымының күп өлеше борын куышлыгына китә. Ачык ринолалия тумыштан (йомшак һәм каты аңкаулар ярык булганда яки йомшак аңкау кыскаруы сәбәпле) һәм баланың үсү чорында төрле чир яки җәрәхәт аркасында барлыкка килә ала (аңкау җәрәхәтләре, парезлар, параличлар, яман шеш нәтиҗәсендә).
Еш очрый торган ачык ринолалиянең бер төре ике сәбәптән була: аденоидларны операция ысулы белән алдыру нәтиҗәсендә һәм дифтерия чирен кичергәннән соң. Киң таралган тумыштан килүче икенче төр ачык ринолалия сәбәбе ‒ тумыштан йомшак яки каты аңкауның һәм иреннәрнең ярылган булуы яки йомшак аңкауның кыскаруы (ирен ярылуы халык телендә «бүре ирене» яки «куян ирене» буларак таралган). Бу шактый авыр үсеш кимчелеге булып санала. Мондый балаларга җитди функциональ тайпылышлар хас: аларга сөтне имгәндә, ризык яки суны йотканда, хәтта сулыш алганда шактый кыенлыклар кичерергә туры килә. Алар төрле чирләргә тиз бирешүчән, шул сәбәпле даими рәвештә табиблар күзәтүе астында яши, дәвалану алып торырга мәҗбүр булалар.
Әлеге тайпылышлар булачак әни кешенең йөклелек чорына, бу вакытта барлыкка килгән авырлыкларга бәйле:
* грипп, паротит, кызамык, токсоплазмоз кебек чирләр кичерүе;
* агулы химикатлар һәм кислоталар белән эш итүе;
* эндокрин чирләр белән авырып алуы;
* көчле психологик җәрәхәтләр (травмалар) кичерүе.
Ярдәм
Еш кына аңкау һәм ирен ярылулары булган балаларда теш һәм казна деформацияләре дә күзәтелә. Күп очракта әлеге балаларга операция ясалуы таләп ителә. Ирен ярылуы очрагында операция туганның унынчы көненнән алып бер яшькә кадәр ясала. Аңкау ярылган очракта, гадәттә, операция 5 яшькә кадәр ясалырга мөмкин. Алардан соң ирен, борын һәм аңкауда калган кимчелекләрне бетерү өстендәге эш 14 яшькә кадәр дәвам итә. Әлеге катлаулы эшне башкарып чыгу өчен бер төркем белгечләрнең ярдәме таләп ителә, болар ‒ теш табиблары, ортодонтлар, ортопедлар, оториноларингологлар, логопедлар һәм невропатологлар.
Логопед ничек ярдәм итә ала?
* авыз аша дөрес сулыш алырга, озак итеп өрергә өйрәтә;
* һәр авазның дөрес артикуляциясенә, ягъни әйтелешенә өйрәтә;
* тавыштагы назаль (тыңкышланганлык) төсмерен бетерә;
* авазларны бер-берсеннән ишетеп аерырга өйрәтә;
* үзләштергән сөйләм күнекмәләрен автоматлаштыра.
Операциядән соң ярдәм:
* йомшак аңкауга массаж;
* йомшак аңкау һәм бугазның арткы стенасына гимнастика;
* артикуляцион гимнастика;
* тавыш өчен күнегүләр;
* сулыш өчен күнегүләр.
Ябык ринолалия
Ябык ринолалия алгы һәм арткы була. Ябык арткы ринолалия сәбәбе аденоидларның артык зураеп, янындагы әгъзаларны каплап китүе, шулай ук борын һәм тамак куышлыгында полиплар үсүе яки специфик ялкынсынулар аркасында йомшак аңкау белән бугазның арткы стенасы ялганып китүе була ала. Ябык алгы ринолалия кинәт кенә борын бүлеме кәкрәюе, борын куышлыгында полиплар үсүе, бик көчле томау сәбәпле килеп чыгарга мөмкин, боларга бәйле ул тиз узарга яки, киресенчә, озак дәвам итә ала.
Ринолалияле баланың сөйләме гадәттә аны тыңлаучыларга авыр аңлашыла. Авазларны әйтүдәге кимчелекләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
*балалар [п], [б], [т], [д] авазларын дөрес әйтүдә кыенлыклар кичерә, чөнки һава агымы авыз аша түгел, борын куышлыгына китә, шул сәбәпле бу авазлар башкаларга ишетелми;
* һәр авазны әйткәндә дә тыңкышланган тавыш ишетелә;
* сүз башындагы тартык аваз әйтелмичә кала (анан – банан, өн – төн, аган – таган);
* [ш], [ж], [щ], [ч] авазларын әйткәндә сызгыра торган авазлар кушылып әйтелә яки киресенчә, [с], [з] авазларын әйткәндә [ш], [щ] авазлары кушылып әйтелә;
* [р] авазы әйтелми яки [ы] авазына алыштырыла;
* авазлар әйткәндә өстәмә тавышлар өстәлә (сызгыру, гырлау, бугаздан чыккан тавыш кебек тавышлар.
Ринолалия очрагы сөйләм аппаратының төзелешендәге һәм эшчәнлегендәге патологик үзенчәлекләре сәбәпле, балаларның авазлар әйтелешендә генә түгел, сөйләмнең башка компонентларында да җитди тайпылышлар булу белән билгеләнә.
Фото – нейрочелтәр.





Комментарийлар