Казанда балалар мәдәни-агарту үзәге барлыкка киләчәк
Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар мәдәни-агарту үзәге булдырылачак. Татарстан Республикасы Милли музее филиалы әлеге проект буенча Бөтенроссия күләмендәге сайлап алуда җиңүчеләр исемлегенә кергән.
Музейның заявкасы рейтинг бәяләве буенча 103 балл җыйган. Сайлап алуда катнашу өчен билгеләнгән үтү бусагасы 97 балл тәшкил иткән.
2027 елда ил буенча 77 төбәктә балалар мәдәни-агарту үзәкләре булдыру планлаштырыла. Аларның 164е китапханәләрдә, 92се мәдәни-ял итү учреждениеләрендә, 44е музейлар базасында оештырылачак.
Габдулла Тукай әдәби музеенда заманча балалар мәдәни-агарту үзәге балалар һәм яшүсмерләрнең белем алуына, иҗади һәм мәдәни үсешенә юнәлдерелгән эшләрне бер мәйданга туплаячак. Проект кысаларында музейның матди-техник базасын яңарту, яңа җиһазлар сатып алу, технологик зоналар булдыру һәм мәдәни-агарту программалары эшләү каралган.
Бүген дә музей балалар аудиториясе белән актив эшли. Биредә музей бәйрәмнәре, Тукай әсәрләре нигезендә күләгә театры программалары, мастер-класслар һәм квестлар үткәрелә. Яңа үзәк әлеге эшчәнлекне киңәйтергә һәм балалар белән эшләүне системалы рәвештә дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото авторы – ТР Милли музей





Комментарийлар