Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мөгаллимәсе «Ел остасы» бәйгесенең финалына чыкты.

28 сентябрьдә Яңа Уренгойда урта һөнәри белем бирү педагоглары арасында узган «Ел остасы» Бөтенроссия бәйгесенең финалы ачылды.

Татарстан данын Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте укытучысы, республика этабы җиңүчесе Алсу Казакова яклый.

29 сентябрьдә финалистлар беренче сынауны – «Белем бирү кейсларын чишү» этабын уздылар. Катнашучылар, командаларда көллият тормышындагы педагогик вазгыятьләрне анализлап, үз чишелешләрен жюрига тәкъдим итте. Аларның проблеманы хәл итүе, карарны тиз кабул итүе һәм командада эшли белүе бәяләнде.

30 сентябрьдә финалистлар Яңа Уренгой көллиятләре студентлары алдында ачык дәресләр үткәрәчәк.

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ