Иртәгә «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак
Иртәгә, 18 гыйнвар, «Корстон» комплексында «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Аның быелгы үзенчәлеге - көрәш буенча Татарстан чемпионаты белән берләштергән форматта үтүе.
Манзара» спорт-музыкаль премиясенең ни өчен нәкъ менә «Корстон»да үткәрелүен проект продюсеры Айдар Шәймәрданов аңлатып китте:
— Без тамашачыны тәрбияләргә телибез. Әгәр дә бүгенге көндә көрәшне респуюликабызның бренды итеп йөртәбез икән, ул иң яхшы урыннарга, ягъни рәисләребез, министрларыбыз очраша торган урыннарда узарга тиеш дип уйлыйбыз, – диде ул.
Бәйрәмне бизәргә популяр эстрада артистлары чакырылган: Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гүзәл Идрисова һәм Илназ Бах, «Бәхетдин» ансамбле, шоумен һәм җырчы Мөнир Рахмаев, Ленур Биктимеров, Татарстан Республикасының халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле, «Манзара» премиясе иясе Вадим Зудин, Әгерҗе районыннан «Көмеш телле гармун» халык гармунчылар ансамбле, «Хыял» бию коллективы һәм башка артистлар.
Көрәш буенча Татарстан чемпионатында түбәндәге батырлар көш сынашачак:
65 кг.: Илнар Закиров – Илназ Хәмидуллин
70 кг.: Ислам Фәлахов – Артур Хәкимов
75 кг.: Рамил Синәкәев – Булат Гадершин
80 кг.: Рафаэль Кәлимуллин – Айнур Нургалиев
85 кг.: Ренас Кәлимуллин – Динияр Моратов
90 кг.: Илнур Камалов – Азат Габдерәшитов
100 кг.: Булат Мусин – Егор Такарлыков
115 кг.: Раил Нургалиев – Марат Миначев
130 кг.: Радик Сәлахов – Данияр Сәлимуллин
130+ кг.: Ранис Гыйләҗетдинов – Альберт Ситдыйков.
Шулай ук "Манзара” премиясе турнирында чыгыш ясаячак егетләр исемлеге белән дә таныштырып үтәбез:
— Әгерҗе районыннан көчле спортсменнар — Динар Хәсәнов, Эльвир Гыймазов, Әлфир Шәрәфетдинов, Эльвир Каиров, Илдар Шабаев, Тимур Кәримов, Әлмир Шәрәфиев, Рузил Гобәйдуллин, Илнур Хәбибуллин, Рәсүл Садыйков чыгыш ясаячак.
Титуллы бәйгедә келәмгә Алмаз Закиров (Казан), Инсаф Низаметдинов (Кайбыч), Кирилл Юрьев (Казан), Дмитрий Возвышаев (Казан), Ислам Кәримов (Мамадыш), Нурсил Хаҗипов (Саба) бил алышачак. Реванш очрашуында Кәрим Рузметов (Самара өлкәсе) белән Игорь Волобуев (ХМАО) чыгачак.
Автор фотосы
Комментарийлар