Ике чор кисешәчәк: Әлфия Авзалова һәм хәзерге буын башкаруындагы җырлар
15 декабрь 18:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында «Кайтаваз. Әлфия Авзалова»дип исемләнгән концерт узачак. Программада үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Әлфия Авзалова җырлары һәм “Калеб” яшь буын иҗатчылары тудырган яңа композицияләр яңгыраячак.
Әлеге чара Әлфия Авзалова фонды һәм “Калеб” яшь буен җыены тарафыннан оештырыла.
– Тамашачы концертта элек Әлфия Авзалова чорында нинди җырлар башкарылганын һәм аларның бүген «Калеб» лабораториясендә ничек тәкъдим ителгәнен ишетә алачак. Чыннан да ике чор арасында охшашлыклар күп. Без әлеге проект киләчәктә башка шәхесләребез аша да дәвам итәр дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Чыгыш ясаучылар арасында: Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры булачак.
Комментарийлар