Логотип Магариф уку
Цитата:

«Елмай»балалар паркында гаилә пикнигы оештыралар

8 июньдә «Елмай» балалар паркында гаилә пикнигы оештыралар. Программада – аниматорлар белән уеннар, викторина, рәсем буенча мастер-класслар һәм интерактив лекцияләр.

Аниматорлар уен үткәрәчәк, анда балалар ничек дөрес тукланырга икәнен беләчәк. Викторинада балалар тәмле һәм файдалы ризык турындагы белемнәрен тикшерә алачак. Алга таба «Сәламәт туклану-модада!» темасына акварель буяулар белән рәсем ясау буенча мастер – класс планлаштырылган.

Чара  «Дөрес туклану ни өчен мөһим?» темасына багышланган интерактив лекция белән тәмамланачак. Спикер –  туклану буенча эксперт Альбина Дәүләтбаева.

Катнашу өчен «Елмай» паркының Telegram-каналында алдан теркәлү узарга кирәк. Чарага 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар да кушыла ала.
Башлана – 11:00.
Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ