Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарга булачак археологлар җыелды

Болгарда 12-25 август көннәрендә ХІІ Болгар халыкара археология мәктәбе уза. Чараны ТР Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге археология институты, Болгар музей-тыюлыгы һәм халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (Сәмәрканд шәһәре, Үзбәкстан Республикасы) тарафыннан «Ватан тарихы»фонды ярдәмендә оештырыла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел мәктәп программасы археологик артефактларны реставрацияләү һәм консервацияләүнең заманча технологияләренә багышланган.

 Чарага Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм дөньяның 5 иленнән 80 студент һәм галим килде. «Без монда сезгә соңгы эшләнмәләрне, археология һәм, әлбәттә инде, кадрлар әзерләү белән бәйле барлык нечкәлекләрне җиткерергә тырышабыз", - дип чыгыш ясады Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, тарихчыларның һәм археологларның төп максаты дөрес булырга тиеш, аңа кадәр «казынырга» кирәк һәм аны башкаларга яхшы формалаштырылган фәнни публикацияләр ярдәмендә күрсәтү мәслихәт. Белгечләр  шулай ук РФ территориясендә яшәүче төрле халыкларның тәңгәллегенә кагылышлы мәсьәләне дә актив барлады. Катнашучылар, кунаклар археология һәм фәннең мөһимлеге турындагы фикерләрен дә белдерде.

Чара кысаларында секцион дәресләр һәм гомуми лекцияләр, ә 24 августта «Археологиядә дисциплинаара тикшеренүләр: казанышлар һәм чакырулар»халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Фото: culture.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ