Логотип Магариф уку
Цитата:

«Абилимпикс» чемпионаты узачак

2025 елның 25–29 июль көннәрендә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференция барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева хәбәр итте.

Ярышлар уздыру мәйданы ‒ Казан вертолет заводының җитештерү үзәге. Чарада Россия Федерациясенең 81 төбәгеннән 259 хәрбия операция ветераны катнашыр дип көтелә, алар арасында 26 татарстанлы да бар. Катнашучылар «Веб-җитештерү», «Электромонтаж», «Токарьлык эше», «Слесарьлык эше», «Эретеп ябыштыру технологияләре» һәм башка юнәлешләр буенча 15 компетенциядә көч сынашачак. Республикабыз хәрбиләре шуларның уникесе буенча ярыша. Матбугат чаралары очрашуына килгән хәрби операция ветераны Александр Антонов, мисалга, чемпионатта «Башкару сәнгате» компетенциясе буенча катнаша. Батырның теләге – җыр сәнгате буенча осталыгын үстерү. Хәрби операциягә алынганда Александр инженер вазифасын башкара, җырлаганы булмый. Ләкин яу кырында, минага эләгеп, тулысынча сукыр калганнан соң, төшенкелеккә бирелмичә, үзен яңа өлкәдә сынамакчы ул. Шушы адымы белән күпләр өчен үрнәк, чемпионатта катнашырга теләк белдерүе дә – көчле рухлы булу билгесе. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чараның максаты да шуннан гыйбарәт, ул хәрбия операция катнашучыларын, ветераннарны һөнәр аша тернәкләндерү, хезмәт квалификациясен күтәрүне күздә тота. Ярышның финал этаплары һәм җиңүчеләрне бүләкләү 29 июльгә планлаштырылган.

Фото "Ватанны саклаучылар" фонды телеграм-каналыннан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ