Татарстанда Күп балалы гаилә көне барлыкка киләчәк
Татарстанда яңа истәлекле дата — Күп балалы гаилә көне барлыкка киләчәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле указы проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Күп балалы гаилә көнен 23 гыйнварда билгеләп үтү планлаштырыла. Документта «Гаиләнең дәүләт һәм җәмгыятьне үстерүдәге мөһим роленнән чыгып, шулай ук күп балалы гаиләнең социаль әһәмиятен арттыру максаты күздә тотылып, истәлекле датаны гамәлгә куярга кирәк» дип әйтелгән.
Фото: freepik.com
Комментарийлар