Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты
7-10 август көннәрендә Казанда Россия буенча җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак.
Чара Татарстан башкаласына дөньяның иң көчле спортчыларын җыяр дип көтелә. Катнашучылар арасында Сергей Шубенков, Данил Лысенко, Елена Соколова, Екатерина Конева, Валерий Пронкин, Полина Кнороз, Владимир Никитин кебек танылган исемнәр бар.
Ярышлар дүрт көн дәвамында Казанның Үзәк стадионында – 2013 елгы Универсиада һәм 2024 елгы БРИКС уеннарын кабул иткән мәйданда узачак.
Чараның төп хедлайнеры ‒ «Матушка» хиты авторы Татьяна Куртукова 7 августта чыгыш ясаячак, башка артистларның исемнәре әлегә сер итеп саклана.
Тамашачыларны кызыклы ярышлар гына түгел, күңел ачу зоналары, аерым ярышлар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
Ярышлар «Матч ТВ» телеканалы аша туры эфирда трансляцияләнәчәк. Ачылу һәм ябылу тантаналарының махсус кунагы һәм алып баручысы ‒Дмитрий Губерниев.
Чемпионатның якынча расписаниясе түбәндәге сылтама аша ‒ https://rusathletics.info/calendar-07-10-08-2025
Билетларны kzn.kassir.ru сайтыннан сатып алырга мөмкин.
Фото ТР Спорт министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
Комментарийлар