Яңа ел якынлаша: бәйрәм көннәрендә Казан буйлап музыкаль фургон йөриячәк
Музыка һәм фотография яратучылар өчен яңа ел каникулларында сюрприз әзерләгәннәр. 1–5 гыйнварда Казан районнары буйлап музыкаль фургон йөриячәк.
Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, музыкаль фургон шәһәрнең барлык районнары буйлап узачак. Якынча башлану вакыты — 15:30. Шәһәр халкы һәм кунаклары, танылган композицияләргә җырлап һәм биеп кенә калмыйча, фургон фонында фотога да төшә алачак. Сурәтләрне «Казан мәдәнияте» Telegram-каналына урнаштырырга кирәк булачак. Иң яхшы фотографияләр авторлары призларга лаек булачак.
Бәйрәм көннәрендә музыкаль фургонны ешрак Бауман урамында, «Мега» сәүдә үзәге , «Салават күпере» һәм «Калейдоскоп» паркларында, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге чыршы янында күрергә мөмкин булачак.
Автор фотосы
Комментарийлар