19-20 февральдә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә
Иртәгә, 19 февраль көнне беренче мәртәбә россиякүләм дәрәҗәдә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаг...
Иртәгә, 19 февраль көнне беренче мәртәбә россиякүләм дәрәҗәдә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан оештырыла.
Оештыручылар: «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, Татнетны үстерү фонды, Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе».
Конференция мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында шәхес, җәмгыять, мәдәният, тел һәм коммуникация үзенчәлекләре үсеше мәсьәләләренә багышланган.
Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү.
Конференциядә җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар һәм гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары, муниципаль һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак.
Конференциянең программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала:
• Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе
• Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы
• Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм
• Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу
• Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр
• Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары
• Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият
• Шәхес һәм җәмгыятьнең үзара виртуаль хезмәттәшлегенең психологик аспектлары
• Заманча тәрҗемә итү мәсьәләләре.
Конференциянең программасы белән Белем.ру http://belem.ru порталында танышырга мөмкин.
Комментарийлар