Логотип Магариф уку
Цитата:

Менеделеевскида халыкара олимпиада узачак

1–4 мартта Менделеевск шәһәрендә икенче ел рәттән «Менделеев токымнары» дип аталган химия һәм химия технологияләре буенча олимпиада узачак.

Быел ул халыкара дәрәҗәгә ия булды. Олимпиадага 750 гариза кабул ителгән. Катнашучыларның географиясе дә шактый киң: Кемеров өлкәсе, Алтай төбәге, Бурятия, Ямало-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Самара һәм Пенза шәһәрләреннән килергә ниятләүчеләр бар. Казахстан һәм Белорусиядән катнашучылар фәнни ярышның дистанцион этабын үтеп тә өлгергән.
Олимпиаданың көндезге турын 72 кеше узуы мәгълүм. Җиңүчеләргә кимендә 100 мең сум вәгъдә итә оештыручылар, призерлар исә 30 мең күләмендә бәяләү алачак. Шундый ук бүләкләү катнашучыларның остазларына да каралган. «Менделеев токымнары» олимпиадасының абсолют җиңүчесе чараның попечителе Роман Троценкодан махсус бүләккә ия булачак.
Олимпиада Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә узачак.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ