Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мәгариф системасының идарәче кадрлар резервы конкурсы старт алды

Казанда мәгариф системасының идарәче кадрлар резервы конкурсы башланып китте.

Бәйгедә катнашуга мәктәпләр, балалар бакчалары, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләрен җитәкләргә теләүче кандидатлар чакырыла.

Катнашучыга таләпләр:

– 5 елдан алып педагогик вазифаларда эшләү тәҗрибәсе булган;

–  «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент» яисә «Хезмәткәрләр белән идарә итү» юнәлешләре буенча югары белем турында дипломы булган белгечләр.

Шулай ук укытучы яисә җитәкче вазифаларында кимендә 5 ел эшләү тәҗрибәсе булган, дәүләт муниципаль идарәсе яисә менеджмент һәм икътисад өлкәсендә югары һөнәри белемле һәм өстәмә һөнәри белемле кандидатлар катнаша ала.

Конкурс буенча сайлап алу өч этапта уза. Беренче этап конкурс комиссиясенә документлар тапшыруны үз эченә ала. Аларның исемлеге белән kzn.ru шәһәрнең рәсми порталындагы мәгариф идарәсе битендә танышырга мөмкин.

Документларның төп нөсхәләре 13, 14, 17 һәм 18 февральдә эш сәгатьләрендә кандидатлардан шәхсән кабул ителәчәк.

Алдагы этаплар — тикшерү һәм әңгәмә. Аларның нәтиҗәләре буенча кандидатны кадрлар резервына кертү турында карар кабул ителәчәк. Әлеге бәяләү чаралары башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.

Төп этаплар тәмамланганнан соң катнашучыларга мәгариф учреждениесен үстерү концепциясен эшләргә һәм аны тәкъдим итәргә кирәк булачак.

Конкурста сайлап алуны уңышлы узган кандидатлар идарәче кадрлар резервы исемлегенә кертеләчәк. Бу исемлек Казан Башкарма комитеты карары белән раслана һәм шәһәрнең рәсми порталында бастырып чыгарыла.

Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ