Логотип Магариф уку
Цитата:

Әти – җилкән, әни – канат

Әдәбият шәхесне әхлакый яктан камилләштерә. Кешелек дөньясы яңа үрләр даулый торган заманда балалардан җансыз, каты йөрәкле роботлар үстермәсен өчен, аларга фәкать төгәл фәннәр генә укытасы түгел, шуның белән беррәттән кеше холкын, табигатен, күңелен аңларга өйрәтә торган галиҗәнап нәфис әдәбиятны төшендерү дә зарур. Заман әдибәсе, танылган шигъри сүз остасы, татар дөньясын шаулаткан атаклы «Тукай сандыгы» поэмасы авторы Гөлүсә Батталова шигырьләрен тәкъдим итәбез. Гөлүсә әдәбиятның катлаулы драматургия өлкәсенә дә кыю адымнарын атлый. Аның иҗатына егетлек, кыюлык һәм шул вакытта нечкә тоемлау хас.

«Күңгәр урта мәктәбен һәрвакыт рәхмәт белән искә алам. Бүгенге көндә дә мин нәрсә беләм, әсәрләремдә нигез бар икән, ул – мәктәптәге көчле, белемле укытучылар тырышлыгы. Татар теле укытучыбыз Рәзинә апага язган шигырьләремне күтәреп килә идем, ул һәрвакыт күңелне үсендереп торды. Дәрес вакытында да шигырь язып утыра идем. Ул бервакытта да миңа кисәтү ясамады. Укытучым шигырьләремне төзәткәләп, киңәшләрен биреп, уңышлы дип санаганнарын район газетасына җибәреп, гел үсендереп торды, шигърият дөньясына шулай кереп киттем».

Улым

Синдә әле җуелмаган

Җәннәт исе.

Күзләреңдә күзләремнең

Җете төсе.

Син кояшның җирдәгесе,

Иң җылысы.

Хисләремнең иң назлысы,

Иң олысы...

 

Сиңа, улым, җирем-күгем,

Сиңа, улым, чиксез галәм.

Син дөньяга килгән көннән

Синең өчен яшим, балам.

Синдә, улым, бәхет үзе,

Синдә, улым, безнең дәвам.

Бәгыремнән өзелеп төшкән

Җимешем син, газиз балам.

 

Үсеп буйга җитәрсең син,

Улым, тиздән.

Ничек кенә яклыйм сине

Яман күздән.

Ничә яшьтә булсаң да син,

Төгәл беләм –

Минем йөрәк һәрчак йөрер

Синең белән.

 

Гаиләмә

 

Синдә минем тамырларым –

Синдә минем бөтен көчем.

Синдәй җылы, синдәй якты

Бүтән булмас минем өчен.

 

Зур гаиләмдә зур бәхетем,

Чиксез галәм, җирем-күгем!

Синдә тәүге адымнарым,

Өзеп әйткән тәүге сүзем.

 

Синнән очтым хыялыма –

Әти – җилкән, әни – канат.

Балачакка кайтып киләм

Еллар аша кабат-кабат.

 

Синдә яши яратуның

Иң олысы, иң керсезе.

Мин бит синдә әле һаман

Гаиләбезнең иркә кызы.

 

Әни

 

Син миңа сүзләрнең

Җылысын өйрәттең.

Ялгышкан адымым

Дәшмичә төзәттең.

Яраттың, назладың

Елаган чагымда.

Бәхеттән очканда

Син булдың янымда.

 

Беркем юк синнән дә

Кадерле, әнием.

Син бит ул иң бала

Бәгырьле, әнием.

Син каршы алганга

Елмая өебез.

Син барга дөньяда

Моңая белмибез.

 

Син миңа хисләрнең

Олысын күчердең.

Син булгач, давылны

Мин горур кичердем.

Сакладың, якладың

Кыраудан, салкыннан.

Кем бар соң бу җирдә

Синең күк сагынган!

 

Бишек

 

Сиртмәсендә аның – мәңгелек моң,

Чыбылдыкка җәннәт исе сеңгән...

Җан-бәгырьдә нидер үкси кебек

Талчыбыкның гади җылысыннан.

 

Ничә буын аның хәтерендә,

Елагы да, көләче дә истә...

Үсеп буйга җиткәннәрдер инде...

Хатирәләр һаман якты төстә.

 

Аналарның бишек җыры калган

Сагыш төсле сиздермичә йогып.

Шул көйләр соң ничә язмышларны

Ялгышлардан калган микән йолып?

 

Бишек көтә... Соңгы араларда

Түш киерә заман арбалары...

Мәңгелек моң – ятим, кадере юк –

Сан өчен тик адәм балалары.

 

Онытылган... Әле күпме җылы

Ничә буын үскән кочагында...

Бишек түгел, җан кирәксез булып

Ята төсле чорма почмагында.

 

Нигез

 

Үксеп елый. Җил тәгәрәп елый.

Дога кирәк нигез иясенә.

Сүтелгән йорт килен төшергәндә,

Ниләр булды икән бирнәсендә?

 

Чиккән сөлге, аяк чолгаулары...

Тастымаллар – бар да ап-ак киндер.

Бу нәселдән яңа чорлар шавын

Ишетергә тиеш иде кемдер...

 

Тиеш иде. Чылбыр өзелгәндә,

Тамырларны явыз балта чапкан.

Буш нигездә нинди өн икән соң,

Кайтавазмы әллә балачактан?

 

Адашкан бер ятим бичурамы?

Мәҗүси көй әллә торып калган?

Яшәү дигәннәре татлы төшме,

Фанилыкта адым саен ялган...

 

Кабер ташы кебек... Нигез үзе

Телсез шаһит гомер агышына.

Җилләр күпме ятып үксесә дә

Йөз төбәлгән кояш баешына.

 

Сөю бармы, дисез

 

Сөю бармы, дисез... Бар ул сөю...

Гомер буе ярын көткән толлар күзендә ул.

«Җиңеп кайтам, көт син!» – диеп киткән,

Яуда калган меңнәр сүзендә ул.

 

Сөю бармы, дисез... Бар ул сөю...

Урак-чалгы тавышы сеңгән иген кырында ул.

Тальян гармун, аулак өйләр, кичке уен...

Йөрәкләрдә сулкылдаган яшьлек җырында ул.

 

Сөю бармы, дисез... Бар ул сөю...

Телдә түгел, карашларда, җанда-бәгырьдә ул.

Тәүге мәхәббәтен оныта алмаган,

Сагышлардан телгәләнгән хәтердә ул.

 

Сөю бармы, дисез... Бар ул сөю...

Җаваплымы-җавапсызмы – кемдә ничек...

Буыннарны, дәверләрне кичә сөю,

Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчеп-күчеп.

 

Сөю бармы, дисез... Бар ул сөю...

Тоныклана диләр, имеш, еллар кичкәч.

Ышанмагыз, бер-береңне сөю бары арта –

Балаларың, оныкларың җиргә килгәч.

 

Сабыеңның ихлас баккан күзләрендә

Сөйгәнеңне, сөюеңне беркөн күргәч.

 

Бар ул сөю!

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ