Мәгариф автор яңалыклары
-
Әниләр көнендә нинди чаралар көтелә?
Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.
-
Казан билбордларында әниләргә багышланган котлаулар урнаштырачаклар
Казанда «Рәхмәт, әни!» проекты старт ала. Шәһәр билбордларында ТР башкаласында яшәүчеләрнең 50 котлавын урнаштырачаклар. Акция Әниләр көненә багышланган, ул быел 24 ноябрьдә узачак дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Казан энергетика университетында ана һәм бала бүлмәсе ачылды
Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында Татарстан югары уку йортында беренче ана һәм бала бүлмәсен ачтылар.
-
Татарстан югары уку йортларында белем бирү сыйфаты буенча топ-3 төбәккә керде
Татарстан югары уку йортларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды. Тикшерү нәтиҗәләрен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тәкъдим итте дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» турында сораштыру уза
Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
«Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» күргәзмәсе ачыла
26 ноябрь 14.00 дә Заманча сәнгать галереясында«Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесе нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачыла. Әлеге конкурс Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.
-
Тинчурин театрында – Тинчурин турында
18–19 декабрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин, режиссер – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның өченче премьерасы дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
-
Бүген Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә
Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә.
-
Белоруссиядә КФУның Каюм Насыйри институты үзәге ачылды
Белоруссия башкаласы Минскида Белоруссия дәүләт технология университеты базасында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үзәге ачылды дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
КФУда «МагистриУм» олимпиадасы старт алды
Югары уку йортларының 3–5 курс студентлары, шулай ук аларны тәмамлаучылар Казан федераль университеты оештырган «МагистриУм» олимпиадасында катнаша ала дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Ришвәткә каршы ролик
«Үзеңнеке булмаган нәрсәне тартып алма»
-
Ноябрьдә заманча мәдәният фестивале Jadid Fest узачак
23–24 ноябрьдә Милли китапханә бинасында заманча татар мәдәнияте фестивале – Jadid Fest үтәчәк.
-
Казан метрополитенын илдә иң куркынычсызларның берсе дип таныдылар
Казан метросы «Куркынычсызлык таләпләрен гамәлгә ашырган иң яхшы транспорт инфраструктурасы субъекты» номинациясендә беренче урынны яулады дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Эш эзләүче казанлылар игътибарына: ноябрьдә вакансияләр ярминкәсе узачак
Эш эзләүче казанлылар ноябрьдә вакансияләр ярминкәләренә килә алачак. Бушлай чаралар Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында узачак дип хәбәр итә ТРның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.
-
Татарстанда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак
20 ноябрь көнне Татарстан ятим һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар юристлардан бушлай ярдәм алачак дип хәбәр итә «Татар-информ».