Мәгариф автор яңалыклары
-
Тырнак дөрес үсмәсә
Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән, дигән Мөхәммәт Мәһдиев. Тар аяк киемен салып атып була да бит, ә менә тырнагың тире эченә үсеп, авыртуы үзәгеңә үтә башласа нишләргә?
-
«Байтирәк» проекты төп йортка бәйле традиицияләр белән таныштырды
6 август көнне Горький исемендәге ял паркында Казан мэриясенең «Древо жизни» – «Байтирәк» мәгърифәти проектының икенче чарасы узды. Ул төп йорт йолаларына багышланган иде.
-
Казанда Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музее ачыла
13 августта Казанда КФУ структурасында «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музеен ачу тантанасы узачак. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашачак.
-
Илсур Һадиуллин Олимпиада Краснованы 100 еллык юбилее белән котлады
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 18нче мәктәбенең беренче директоры Олимпиада Федоровна Краснованы 100 еллык юбилее белән котлады.
-
Казанда мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр өчен премияләр күләме арта
Казанда 2025 елда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләүгә 27,8 млн сум акча бүлеп биреләчәк, диелә Казан мэриясенең документлар җыентыгында. Бу, 2024 елда шул ук максатларга бүлеп бирелгән акчага караганда, 4,8 млн сумга күбрәк.
-
Илһам Шакиров турында истәлекләр җыялар
Казанлыларны Илһам Шакиров турында истәлекләр җыюда катнашырга чакыралар. Истәлекләр бөек җырчының хәтер проектына багышланган социаль челтәрләрдә бастырылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
-
Илһам Шакировка багышланган трибьют концерт узачак
5 сентябрь көнне Горький исемендәге ял паркында Илһам Шакировның иҗатына багышланган концерт узачак. 40 тан артык музыкант җырчының культ җырларын заманча интерпретациядә башкарачак.
-
Артем Пискуновка мактаулы исем бирелде
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артем Пискунов «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Шәһәр баласы-галим» эколабораториясе старт ала
Казансу елгасы яр буенда 12 августтан 24 августка кадәр «Шәһәр баласы-галим» эколабораториясе эшләячәк. Дәресләрдә балалар үзләрен кечкенә галимнәр һәм экологлар ролендә сынап карый алачак.
-
РФ Мәгариф министрлыгы бердәм мәктәп формасын расламады
Россия Мәгариф министрлыгы бердәм мәктәп формасын кертергә планлаштырмый.
-
Казанда яңа туган балалар өчен инклюзив медицина үзәге ачылачак
Казанның «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган яңа туган балалар өчен инклюзив медицина үзәге ачу планлаштырыла. Ул «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенең Серов урамындагы яңа корпусында урнашачак. Объект 2026 елга төзелеп бетәчәк. Биредә үзенчәлекле балаларның ата-аналарын сабыйларны дөрес карарга өйрәтәчәкләр.
-
Кабан күле яры буенда «Чабата» перформансын тәкъдим итәчәкләр
Бүген Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Оештыручылар Россиянең төрле почмакларында билгеле булган традицион «чабата» татар халык биюен планлаштырганнар.
-
Татарстан Рәисе республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарага эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшыру тантанасында катнашты. Техниканы 20 муниципалитетның уку йортларына тапшырачаклар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
«Яратам» яшүсмерләр клубында Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. 60 ка якын гариза арасыннан финалга чыккан 15 проектның идея авторлары кичә жюри әгъзалары каршында чыгыш ясады.
-
Татар китабы йортында «Үзем һәм халкым» күргәзмәсе эшли башлады
Татар китабы йортында «Үзем һәм халкым» күргәзмәсе эшли башлады. Ул татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы Мәҗит Гафуриның Казан иҗатчылары белән бәйләнешләренә багышланган.