3 сентябрь 2026 яңалыклары
-
Татарстанда 17 меңгә якын укучы көллиятләрдәге бюджет урыннарына кабул ителгән
Татарстанда урта һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итүнең төп этабы тәмамланган. Быел көллиятләргә 29 меңнән артык гариза тапшырылган, 17 меңгә якын укучы бюджет урыннарына кабул ителгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Әлмәттә гипертониклар ясалма фәһемле тонометрларны сынауда катнаша
Әлмәт үзәк район хастаханәсендә 4,3 меңнән артык пациент кан басымын дистанцион рәвештә күзәтү проектында катнаша. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда җәй көне 8 меңнән артык студент хезмәт отрядларында эшләгән
2026 елның җәендә Татарстанның студентлар хезмәт отрядларында 8 меңнән артык студент һәм укучы эшләгән. Алар республикада, Россиянең 12 төбәгендә һәм чит илләрдә хезмәт куйган. Бу хакта Татарстан студентлар хезмәт отрядлары матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Укытучы - һөнәр генә түгел, ул үзеңне шуңа багышлау»
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов үзенең Вконтактедагы сәхифәсендә «Укытучы - һөнәр генә түгел, ул үзеңне шуңа багышлау» дип яза.
-
Түбән Камада бердәм милли мәгариф кластеры булдырырга ниятлиләр
Түбән Камада беренче һәм икенче гимназияләр, шулай ук 83 нче балалар бакчасы базасында бердәм милли мәгариф кластеры булдырырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Түбән Кама районына эш сәфәре барышында хәбәр итте.
-
Татар йортларына багышланган фотоконкурс старт алды
Татар халкының традицион агач архитектурасы үрнәкләрен саклап калуга юнәлдерелгән «Татар йорт» фотоконкурсы 1 сентябрьдән старт алды. Бәйге 2027 елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк.




