Татар телен – Воскобович уеннары аша
Резеда БАТЫРШИНА, Чистай шәһәренең 17 нче «Каенкай» балалар бакчасы җитәкчесе Алсинә СӨНГАТУЛЛИНА, Чистай шәһәренең 17 нче «Каенкай» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
Балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтү – иң катлаулы методик бурычларның берсе. Безнең бакчада төрле милләт балалары тәрбияләнә, милли-төбәк компоненты тәрбия-белем бирү процессының барлык формаларына һәм юнәлешләренә үтеп керә. Озак еллар эшләү дәверендә педагогик коллективның мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли укыту һәм тәрбияләү буенча үзенчәлекле эш системасы оешты. 2017 елдан «Каенкай» балалар бакчасы базасында Вячеслав Воскобовичның тьюторлык үзәге эшли.
Үстерүче технологияләр арасында Вячеслав Вадимович Воскобовичның уен технологиясенә мөһим урын бирелә. «Уенның әкияти лабиринтлары» технологиясен куллану, балаларга татар теленә өйрәтү, аларга татар телендә аралашуга, уен чарасы буенча яңаны танып белүгә кызыксыну уята, балаларның педагог белән аралаша белүен ныгыта, шулай итеп, тәрбияче белән балалар арасында татар телендә диалог үсешенә бик ярдәм итә.
Вячеслав Воскобовичның уен технологиясен куллану аша, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар телен белүнең сыйфатын күтәрү максатыннан, «Уеннар уйныйбыз – татар телен өйрәнәбез» дип аталган проект эшләдек. Әлеге уен технологиясен балалар бакчасыннан уку-укыту процессына кертү – мәктәпкәчә белем бирүне федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре нигезендә яңарту өчен этәргеч. «Уеннар уйныйбыз – татар телен өйрәнәбез» проекты – күпфункцияле иҗади ярдәмлекләр системасы. Аның ярдәмендә балаларга икенче дәүләт телен өйрәтү җиңел, күңелле һәм иркен башкарыла, шул ук вакытта татар телен өйрәтү буенча укыту-методик комплекты кысаларында татар сөйләмен үзләштерүгә ярдәм итә.
«Уеннар уйныйбыз – татарча өйрәнәбез» проектының үзенчәлеге булып 4–7 яшьлек балаларга татар телен өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлегендә сөйләм, вак моторика, кызыксыну, танып белү, иҗат һәм танып белү-сөйләм юнәлеше элементларының интеграциясе тора. Проектның моделе укыту-методик комплектының «Минем өем», «Уйный-уйный үсәбез», «Без инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар» проектлары буенча эшләнгән уеннарның һәм уен күнегүләренең бер блогыннан тора. Әлеге уеннар һәм уен күнегүләре тематик уен сәгате һәм балаларга татар телен өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлеге вакытында кулланыла. Һәр яшь төркемендә, урта яшьтән башлап, шулай ук көннең беренче яки икенче яртысында ирекле эшчәнлек планлаштырыла. Уртанчылар төркемендә «Минем өем» проектын укытканда, «Гаилә», «Ашамлыклар» темаларын ныгытканда, Вячеслав Воскобовичның «Мини-ларчик», «Разноцветные верёвочки» уеннары кулланыла, зурлар төркемендә татар теле тәрбиячесе «Чудо-крестики 1», «Чудо-крестики 2», уеннарын кулланып, «Өй җиһазлары» темасын ныгыта, балалар «Разноцветные верёвочки» уены ярдәмендә яшелчәләр темасына кагылышлы лексик минимумны баета. Төсләр темасын үткәндә, балаларга Воскобовичның «Кораблик «Плюх-плюх», «Лепестки», «Цветные квадраты» уеннары аеруча ошый. «Без инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар» проекты буенча эшләнгән уен күнегүләренең нигезендә дә остазның «Игровизор», «Чудо- соты 3», «Геоконт», «Шнур-затейник» уеннары киң кулланылыш тапты.
Проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында ата-аналар белән берлектә «ИгРИВка» гаилә дәресләре уза. Монда тәрбияләнүчеләр өйдә әти-әниләр белән татар халык әкиятләрен укый, геройлар белән таныша, кичке вакытта «Чудо-соты 1» уеннарын кулланып, әкият геройларын төзи. Ата-аналар өйдә файдалана торган бирем-дәресләр картотекасы, «Татар телендә театр уйныйбыз» видеоәкиятләр картотекасы булдырылды.
Бу юнәлештә эшләү мөмкинлекләрен, үстерешле мохитне кулланып, балаларга татар телен өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирештек. Шулай итеп, «Уенның әкияти лабиринтлары» – балаларның сәләтләрен үстерү технологиясе генә түгел, иҗат һәм хезмәттәшлек технологиясе дә. Ул балага да, педагогка да ачылырга мөмкинлек бирә.
Без Вячеслав Воскобовичның фикерләре белән тулысынча килешәбез. Аның технологиясен куллану аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар телен белү сыйфатын яхшырту сайлавыбызның дөреслеген раслый.
Комментарийлар