Татарстанда педагоглар торак өчен аренда түләвен компенсацияләүгә дәгъва кыла алачак
Татарстанда педагогик хезмәткәрләр өчен яңа төр ярдәм чарасы — торак өчен аренда түләвен компенсацияләү кертелде. Бу мөмкинлектән 350 педагог файдалана алачак. Яшькә һәм хезмәт стажына карата чикләүләр юк, ләкин конкурс нигезендә сайлап алу узарга кирәк.
Ай саен торак арендасы күләмендә ( ләкин 20 мең сумнан артмаган) түләү каралган.
Бу түләүне балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә бүлекчәләре булган мәктәпләрнең тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләре педагоглары ала алачак. Педагог төп эш урынында кимендә бер ставкада эшләргә тиеш.
Шул ук вакытта педагогның да, аның тормыш иптәшенең дә әлеге белем бирү учреждениесе урнашкан муниципаль район территориясендә милектә тораклары булмаска тиеш.
Хәзерге вакытта түләүләрне оештыру өчен норматив документлар эшләнә. Гаризаларны кабул итү быел башланачак.
Фото: Татар-информ
Комментарийлар