Айсылу Мөхәммәтова - Россиядә туган тел укытучылары арасында җәмәгатьчелек тарафыннан танылган лидер
Бүген, 12 сентябрь, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» дигән дәрәҗәле конкурс тәмамланды.
Республикабызны Казанның Яңа Савин районындагы 146 нчы «Ресурс» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова лаеклы тәкъдим итте. Ул «Укытучылар арасында җәмәгатьчелек тарафыннан танылган лидер» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Менделеевскидан «Яшь гений» 12нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова әлеге конкурста «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы практикалары (тәрбиячеләр)-2025» номинациясендә илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә керде.
«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсын уздыру Россиянең мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Педагог-остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар