«Яшь парларга – грантлар» конкурсы дәвам итә
Казанда «Яшь парларга – грантлар» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүнең икенче тантанасы узды. 20 яшь парга туй үткәрү өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
— Проектның төп максаты — яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту. Бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Без яшьләр арасында гаилә институтын ныгытырга омтылабыз, - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр шулай ук яшь парларга гаилә кору – бәйрәм генә түгел, ә зур җаваплылык та; мәхәббәт – бер-береңне кайгырту һәм игътибар дип тә өстәде.
Әлеге проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә башланып китте. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы гамәлгә куйган әлеге социаль проект нигезендә гаилә корырга җыенучы парларга 100 мең сум күләмендәге грант бирү каралган. Бу акча туйны аерым бер тематик форматта оештыру өчен бирелә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар «Услуги РТ 2.0» кушымтасы аша кабул ителә.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайты
Комментарийлар