Заманнан алда барган галим
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов – Татарстан мәгарифе һәм фәнен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес. Аның фәнни кызыксынулары педагогика белән генә чикләнми: ислам тарихы, дини мәгариф, гарәп телен укыту мәсьәләләре һәрчак галимнең игътибар үзәгендә була. «Ислам дөньясы» («Мир ислама») һәм «Мөхәммәд пәйгамбәр» («Пророк Мухаммед») кебек хезмәтләре бүген дә фәнни һәм мәгърифәти кыйммәтен югалтмый.
Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН,
Россия ислам институты ректоры,
ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы
сәясәт фәннәре докторы, профессор

Ислам мәгарифенә нигез салучыларның берсе
Мирза Исмәгыйль улы белән без күп аралаштык. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен оештыруда актив катнашты, аны оештыручыларның берсе булды. Моннан тыш, мин аның эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлешен билгеләп үтәр идем: Мирза Мәхмүтов Россия ислам университетын оештыруга концептуаль яктан зур өлеш кертте.
Ул рәсми рәвештә университетны гамәлгә куючылар исемлегендә булмаса да, аның фикерләре һәм идеяләре уку йортының нигезен тәшкил итте. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән берлектә, республикада ислам мәгарифен үстерүнең әһәмиятен аңлап, бу юнәлештә эш алып барылды.
Мирза Исмәгыйль улы университетны оештыру мәсьәләләре белән генә чикләнмәде. Ул үзе дә дәресләр бирде, гарәп теле кафедрасын җитәкләде, укытучылар һәм остазлар өчен методологик семинарлар үткәрде. Аның педагогик тәҗрибәсе, фәнни карашы һәм тирән белеме дини белем бирү системасын үстерүгә зур йогынты ясады.
Дини белем – мәгарифнең бер өлеше
Мәгариф министры вазифасындагы галим кешенең ислам мәсьәләләренә карата кызыксынуы очраклы түгел. Ул 1965 елда ук гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге әзерләгән. Димәк, ислам мәдәнияте һәм гарәп теле белән бәйле мәсьәләләр аның фәнни кызыксынулары арасында күптәннән булган.
Гомумән, Мирза Исмәгыйль улы мәгариф системасына киң караш белән килде. Ул дини белем бирүне гомуми мәгариф үсешеннән аерып карамады, аның стратегик әһәмиятен аңлады. Россия ислам университетын оештыруга керткән өлеше дә шуның ачык мисалы булып тора.
Мәктәпләр өчен язылган китапның үз язмышы
Мирза Мәхмүтовның 1997 елда басылып чыккан «Мөхәммәд пәйгамбәр» («Пророк Мухаммед») китабы аерым игътибарга лаек. Ул мәктәпләрдә ислам дине нигезләрен укыту мөмкинлеген күздә тотып әзерләнгән хезмәт иде. Кызганыч, китап киң кулланышка керә алмады.
Ул чорда мәктәпләрдә дин нигезләрен укыту мәсьәләсе күтәрелсә дә, бу башлангыч киң колач алмады. 2000 елларның ахырына таба гомуми белем бирү учреждениеләрендә дини мәдәният нигезләрен колачлаган предмет укытыла башлады. Әмма аның эчтәлеге һәм форматы Мирза Мәхмүтов тәкъдим иткән хезмәтнең беренчел максатларыннан аерылып торды.
Шулай да китапның үз вакытында киң кулланылмавы аның фәнни яки мәгърифәти кыйммәте булмауны аңлатмый. Киресенчә, ул галимнең җәмгыятьтә дини белем бирү мәсьәләсенә алдан ук игътибар итүен күрсәтә.
«Ислам дөньясы»: дингә күпьяклы караш
Мирза Мәхмүтовның 2006 елда дөнья күргән «Ислам дөньясы» («Мир ислама») китабы – эчтәлеге ягыннан да, күләме буенча да җитди фәнни хезмәт. 600 биттән артык тәшкил иткән бу басма киң таралыш алды.
Исламга берьяклы караш белән чикләнмәү – әлеге хезмәтнең төп үзенчәлеге. Автор дин нигезләрен аңлату белән беррәттән, аның төрле илләргә таралу үзенчәлекләрен, илләрнең тарихы, мәдәнияте һәм мәгарифе белән бәйләнешен дә күрсәтә. Китапта 50 гә якын дәүләтнең ислам белән бәйле тарихына һәм мәдәни үзенчәлекләренә урын бирелә.
Бу җәһәттән «Ислам дөньясы» – филологлар өчен генә түгел, тарихчылар, дин белгечләре, ислам тарихын, хокукын укытучылар, галимнәр өчен дә әһәмиятле чыганак булып тора. Әлеге хезмәт бүген дә актуальлеген югалтмый.
Гыйлем – үсешнең төп шарты
Мирза Мәхмүтов мөселман илләренең мәгариф һәм фән өлкәсендә дөньяның алдынгы дәүләтләреннән калышмавына зур игътибар бирә. Галим проблемалы укыту концепциясен үстерүгә зур өлеш кертте, педагогика өлкәсендә дәреслекләр язды. Бу юнәлештә эшләгәндә, ул дөнья тәҗрибәсен өйрәнде, төрле илләрдәге белем бирү алымнарына игътибар итте. Шуңа күрә аның мәгарифкә карашы бер генә система яки традиция белән чикләнмәде.
Мирза Мәхмүтовның хезмәтләрендә мөселман җәмгыятьләре дә заманча белем бирүне үстерергә, фәнни казанышлардан файдаланырга һәм дөньякүләм тәҗрибәне өйрәнергә тиеш дигән фикер ачык чагыла.
Бүген Россия ислам институты һәм башка дини уку йортлары алдында да шундый бурыч тора: бирелә торган белемнең эчтәлеге, сыйфаты һәм фәнни нигезе заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Дини белем бирү системасы киң дөньякүләм тәҗрибәгә таянып үсеш алуы мөһим.
Галим мирасына бүген дә ихтыяҗ бар
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның фәнни мирасы – Татарстан педагогикасы тарихының гына түгел, Россиядә ислам мәгарифен үстерүнең да мөһим өлеше. Аның хезмәтләре билгеле бер чорның аваздашы булып кына калмый. Алар бүген дә мәгариф, дин тарихы, мәдәният һәм фән арасындагы бәйләнешне аңларга ярдәм итә. Һәм без бүгенге көндә дә аларга иң югары бәя бирә алабыз.





Комментарийлар