Татар каһарманнары. Бәдамшаһ Курамшин
Сембер губернасының Буа өязе татарлары XVIII–XIX гасырларда дәүләт крестьяннары булып саналганнар, шуңа күрә император Пётр I нең 1722 елгы указы нигезендә аларга рекрутлык йөкләмәсе кагылган. Бизнә авылында (хәзерге Чүпрәле районы Татар Бизнәсе) туып үскән Бәдамшаһ Курамшин 1791 елда рекрутлыкка алына һәм Балтыйк флотына эләгә.
Үрнәк матрос
Хезмәт кенәгәсеннән күренгәнчә, 1799 елда аңа 1 нче статья матросы дәрәҗәсе бирелә. Россия император флотында бу түбән чин хезмәт вазифаларын үрнәк итеп үтәгән һәм бер елдан артык хезмәт иткән хәрбиләргә бирелә алган. Бәдамшаһ Курамшин моңа һичшиксез лаеклы була, чөнки 1796, 1799, 1800, 1801, 1802, 1809, 1813 елларда ул диңгез сугыш походларында, башка елларда яр буенда хезмәт күрсәтә. Хезмәт кенәгәсеннән шулай ук билгеле булганча, Курамшин беркайчан да штрафка һәм җәзага тартылмаган, качып та йөрмәгән. 1798 елда 6 айга ялга җибәрелә. Хезмәте дәверендә матрос ике тапкыр госпитальдә дәвалана. 1813 елда ул 1 нче ластовый экипажда санала, ягъни ачык диңгезгә чыгарга сәләтләре калмаган матрослар рәтенә күчерелә.
Флот мулласы
1814 елның 14 апрелендә Бәдамшаһ язмышында кискен борылыш була. Император Александр I указы белән ул һәм тагын өч матрос Балтыйк флоты матрос татарлары тарафыннан мулла һәм мөәззиннәр итеп сайлану уңаеннан хәрби хезмәттән азат ителәләр. Бу хакта боерыкны Россия империясенең диңгез министры маркиз Иван де Траверсе шәхсән имзалаган.
Шулай итеп, без Бәдамшаһ Курамшин турында, аның хәрби хезмәткә алынганчы, төпле дини белем алган кеше дип әйтә алабыз. Йөзләгәнчә татар-матросларының аңа мулла итеп сайлаганда күрсәткән ышанычы Бәдамшаһның бик динле һәм яхшы әхлаклы булуын күрсәтә, югыйсә андый кешене хәрбиләр арасында дини йолаларны үткәрергә тәкъдим итмәсләр иде.
Сайланган мулла һәм мөәззиннәр чит ил диннәренең Диния нәзарәте идарәчесе кенәз А.Н. Голицынга[2] җибәрелә. Аларның дини белемнәренә инану өчен, соңгысы әлеге дүрт элеккеге матросны Кырым мөфтиенә имтиханга җибәргән һәм шуннан соң гына алар рухани буларак тулысынча расланган. 1824 елның февралендә Бәдамшаһ Курамшин флоттан Гвардия корпусы штабына кече мулла дәрәҗәсендә күчерелә. Ул вакытта аның хезмәт хакы елына 150 сум, ә фатир түләүләре елына тагын 350 сум тәшкил иткән. 1831 елда Гвардия корпусының кече мулласы Бәдамшаһ Курамшин вафат була. Мөгаен, ул Санкт-Петербургтагы татар зиратына күмелгән булырга тиеш, сүз уңаеннан, бу зиратны Гвардия корпусының башка хәрби мулласы Җиһангир Хантимеров 1826 елда ачуга ирешкән.
Гаиләсе
Бәдамшаһ Сәхибҗамал Абушаева дигән хатынга өйләнгән була. Ире үлгәч, ул Гвардия корпусы командиры бөек кенәз Михаил Павловичка балалары 10 яшьлек Габделгазиз, 6 яшьлек Ибраһим һәм 1,5 яшьлек Мәрхубҗамалга һәм үзенә пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә. Бөек кенәз Михаил Павлович үзе шәхсән «Курамшинның тол хатынын канәгатьләндермичә калдырмаска» дигән боерык бирә. Статс-сәркатибе Д.Н. Блудов имзасы белән аңа елына 150 сум пенсия билгеләнә.
Татар Бизнәсе каһарманы
Шулай итеп, Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында туып үскән Бәдамшаһ Курамшинның гаҗәеп язмышын ачыклау мөмкин булды. Кызыклы язмышы аркасында бу татар крестьяны рекрутлыкка алына, Балтыйк флотына матрос булып эләгә, XVIII–XIX гасырлар киселешендә сугыш походларында катнаша, 1 нче статья матросы дәрәҗәсенә ирешә, ә дини белеме аркасында хезмәттәшләре тарафыннан хәрби мулла итеп сайлана. Тормышының соңгы елларын ул элиталы Гвардия корпусында икенче мулла булып хезмәт итә. Документлардан күренгәнчә, тормышының төрле чорларында һәм үлгәннән соң аның һәм аның гаилә әгъзаларының язмышында Россиянең күренекле дәүләт һәм хәрби эшлеклеләре – Диңгез министры маркиз Иван Иванович де Траверсе, Чит ил диннәренең рухи эшләре белән идарә итүче кенәз А.Н. Голицын, Гвардия корпусы командиры бөек кенәз Михаил Павлович һәм императорның статс-сәркатибе Д. Н. Блудов катнашкан.
[1] Иван Иванович де Траверсе (1754–1831) – адмирал, Кара диңгез флоты командующие, Севастопольнең беренче хәрби губернаторы, Россиянең диңгез министры (1811–1828).
[2] Кенәз Голицын Александр Николаевич (1773–1844) – Россия империясенең дәүләт эшлеклесе, 1810–1817 елларда чит ил диннәренең Диния нәзарәте Баш идарәсен җитәкли, 1816–1824 елларда халык мәгарифе министры вазифасын башкара.
[3] Бөек кенәз Михаил Павлович (1798–1849) – император Павел I нең дүртенче улы, император гаиләсендә иң кече бала. 1826 елдан Гвардия корпусы командиры.
[4] Блудов Дмитрий Николаевич (1785–1864) – рус әдәбиятчысы һәм дәүләт эшлеклесе, 1826 елның 11 июленнән аның императорның статс-сәркатибе. 1832–1839 елларда эчке эшләр министры вазифасын башкара.





Комментарийлар