«Барда гимназиясе егете Нәргиз Монасыйпов Габдулла Тукай иҗатына багышланган интеллектуаль уен әзерләде
Пермь краеның Барда округында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясе укучысы Нәргиз Монасыйпов үзенең активлыгы һәм милли мәдәнияткә булган кызыксынуы белән аерылып тора. 11 нче сыйныфта белем алучы егет татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасына бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен әзерләгән.
Әлеге проект укучылар арасында зур кызыксыну уяткан. Уен форматы аша Нәргиз катнашучыларны шагыйрьнең биографиясе, иҗат юлы һәм әдәби мирасы белән тирәнрәк таныштыруны максат итеп куйган. Аның сүзләренә караганда, мондый чаралар яшь буында милли аңны үстерүгә һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
— Мин, бу уенны әзерләгәндә, Габдулла Тукай иҗатын яңадан ачтым, — ди Нәргиз. — Аның әсәрләре бүген дә актуаль, аларда халык рухы, телебезнең матурлыгы чагыла.
Киләчәккә карата да Нәргизнең планнары ачык. Ул, Казан шәһәренә килеп, югары белем алырга ниятли. Үзенең сүзләренчә, ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсен сайларга тели.
— Казан — татар мәдәниятенең үзәге. Мин анда барып, белем алып, иҗади юнәлештә үсәргә телим, — дип уртаклаша ул.
Яшь егетнең максатчанлыгы һәм туган мәдәниятенә булган ихтирамы аның киләчәктә дә зур уңышларга ирешәчәгенә ышаныч тудыра.
Автор фотосы





Комментарийлар