Шиһабетдин Мәрҗани турында кызыклы 10 факт
Бөек фикер иясе, остаз – хезмәтләре белән генә түгел, ә үзенең яшәү рәвеше белән дә башкаларга үрнәк. Шиһабетдин Мәрҗани кечкенәдән үк гыйлемгә хирыслыгы белән аерылып торган. Әти-әниләре дә үз заманының укымышлы кешеләре булган. Мәсәлән, әтисе Баһаветдин хәзрәт Бохарада гыйлем алган. Бохара әмире Хәйдәр аны шунда калдырырга теләгәнлеге мәгълүм. Ләкин Баһаветдин хәзрәт туган җиренә кайта, шулай да Бохара әмире аңа бүләкләр җибәрә торган була. Мәрҗани үзе дә – Урта Азиядә 11 ел гыйлем туплаган дин эшлеклесе.
Белешмә:
Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) – XIX гасырда татар тормышында кискен борылыш ясаган, уяну-яңарыш дәверенә – Ренессанска юл ачкан титаник шәхес, фикер иясе, милли мәдәният күгендә, бөтен Ислам дөньясында балкып торган олы якты йолдыз. Бөек реформатор, энциклопедист галим, мәшһүр мәгърифәтче.
- Шиһабетдин бала чагында шаярырга-уйнарга яраткан. Шуклыкларыннан түбәндәге вакыйга теркәлеп калган: ул, кәгазьдән битлек ясап, карчыкларны куркытып йөри икән. Шулай бервакыт битенә битлек куеп, берәүнең капкасы буена төшәргә дип, капкадан чыгып килә икән. Карчык, битлек кигән малайны җен дип уйлап, куркуыннан аның башына беләге белән кундырган. Мәрҗани, бу вакыйганы исенә төшереп: «Күземә утлар күренде. Башым ярылды дип уйладым. Әле дә ярылмаган икән», – дип көлеп сөйли торган булган.
- Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани, 1838 елны Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел укыган. Туган ягына кайткан чагында (1850) берничә дөя йөге китап алып кайткан. Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә.
- Яшь чагында бик таза егет булган Шиһабетдин Мәрҗани, тирә-юньдәге авыл Сабантуйларында көрәшеп, үзен «Көрәшче Шиһаб» дип таныта. Авылдашлары – ташкичүлеләр аның белән бик горурланган, күрше авылларда Сабантуйлары, җыеннар булганда, Баһаветдин хәзрәттән үзләре белән Мәрҗанине дә җибәрүне үтенгәннәр. Бары тик авылның диндар картлары гына: «Мужиклар белән көрәшеп, имгәнеп бетә», – дип борчылган. Әмма егет аларны тыңламый, Сабантуйларында көрәшүен дәвам итә. 19 яшьлек чагында, тирә-якта «Ибрай батыр» дип даны таралган мәшһүр көрәшче белән бил алышып, аны җиңүгә ирешә. Көрәш мәсьәләсендә Мәрҗани үз кагыйдәләрен булдыра. Әйтик, ул егылганнар белән түгел, егучы баһадирлар белән көрәшүне яраткан. Үзеннән бер мәртәбә егылган кеше белән көрәшмәгән. Һәм үзен еккан кеше белән дә көрәшмәгән. Һәркемнән өстен, һәр җәһәттән беренче булырга яраткан Мәрҗани батыр кала алмаган Сабантуйларында начар кәеф белән йөргән.
- Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр язган. Унөч хезмәте аерым китап булып басылган. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып барган. Галимнең тарихи, биографик характердагы хезмәте – «Вафийәт әл-әслаф...». Ул – Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында био-библиографик әсәр. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана (барысы 6 том, күләме 4500 бит чамасы). Автор бу әсәрен кулъязма нөсхәләрдә чит илләрдәге кайбер китапханәләргә дә җибәргән. Мәрҗанине дөньяга таныткан икенче бер хезмәте – «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар».
- Шиһабетдин Мәрҗанинең Бәһрәйн, Иорданиядә дә шәкертләре бар. Аның гарәп телендә язылган хезмәтләре чит илләрдә дә өйрәнелә, китаплары буенча галимнәр диссертацияләр дә яклый. Татар галименең хезмәтләре хәзер дә Әл-Әзһәр университетында басыла, аның буенча дин сабаклары укытыла. Татар мәгърифәтчесен Татарстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә хөрмәт итәләр, аның хезмәтләренә таяналар. Коръән турындагы китабын Иорданиядән алып кайтылды. Шулай ук Пакыстанда хезмәте табылган. Заманында Баһаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе) гарәп телендә тәфсир язган булган, бу хезмәт II томлык булырга тиеш, ди белгечләр. Шуның I томы Пакыстанда кулъязма буларак саклана.
- 1880 елны Истанбул, Гарәбстан, Мисырда сәфәрдә була, андагы галимнәр белән таныша, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара. Аның төрки халыкларның тарихына бәйле хезмәтләре дөнья күргәч, ул Казан дәүләт университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алына, анда гыйльми темаларга чыгышлар ясый. Петербург һәм Мәскәүдәге рус ориенталистлары да, Лондон университеты галимнәре дә аның белән элемтәгә керәләр.
- Мәрҗани — беренче татар тарихчысы. Милли тарих турында татарча язган беренче галим ул. «Тарих – хикмәтләр диңгезенә чумган чын һәм башка фәннәрне дә үзара бәйли торган хөрмәткә лаек фән, тормыш мәктәбе, – дип яза. – Тарих фәне халыкларның үткәнен, югалган буыннарны һәм аларның үзара көрәшләрен өйрәнә, исемнәрне кушаматларны, нәсел агачларын һәм тарихи шәхесләрнең тоткан юлларына һәм эшләгән эшләренә бәя бирә, әгәр алар моңа лаек булсалар, ул эшләрдән үрнәк алырга һәм аларга иярергә өнди». Мәрҗани ана телен бозып сөйләгән кешеләрне тәнкыйтьләгән. Бер мәҗлестә Шиһабетдин хәзрәткә: «Вареньедан авыз итегез», – дигәч, ул: «Дөрес әйтмәдегез, «варенье» түгел, кайнатма дип әйтегез!» – дигән.
- Беренче татар сәясәтчесе Рәшит казый Ибраһим 1915 елда Казанда дөнья күргән «Мәрҗани» исемле җыентыкта басылган мәкаләсендә бөек галимне болай бәяли: «Мәрҗани татарлар арасында беренче мәгърифәтчеләренең берсе иде дип уйлыйм, ул үзенең каләме белән татар ханнарының тузан каплаган, югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыкты». Шуңа күрә Мәрҗанине «татар Геродоты», ягъни татар тарихының атасы дип атыйлар.
- Мәрҗани бүгенге көн иҗатчыларын да рухландырып тора. Аңа багышлап төрле телләрдә йөзләгән фәнни хезмәтләр, матур әдәбият әсәрләре языла, диссертацияләр яклана, сәнгать төрләре (бюстлар, рәсемнәр) иҗат ителә. Казанның беренче таш мәчете, Татарстанның Тарих институты аның исемен йөртә. Башкала үзәгендә фәлсәфәче педагогка 2018 елда һәйкәл куелды.
- 1880 елда Шиһабетдин хәзрәт хаҗ гамәлен кыла. Шул хакта «Рихләтел-Мәрҗани» дигән хаҗ көндәлеген язып калдыра. Менә шушы көндәлегендә бәян ителгәнчә, ул озын сәфәрдә Мәккә шәһәренә барып ирешкәч, бер татар гаиләсендә кунак була. Кунакны изге җирдә милли мохиттә кабул итәләр, татар ризыклары белән сыйлыйлар. Үз хезмәтендә бөек мәгърифәтче бу хакта җылы хатирәләрен теркәп калдыра. Хәзрәт кунак иткән татар кешесе чыгышы белән Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылыныкы була.
Фото: Миллиард татар
Комментарийлар