Фирзәр Мортазин «Хатыным беркайчан көнләшмәде»
Берара халык, Фирзәр Мортазин кая югалды соң дип, шаулаша башлагач, танылган композитор күптән көтелгән тамашасын тәкъдим иткән иде. Хәзер шул юлдан читкә тайпылмыйча, ел да тамашачыны үз җырларыннан төзелгән концертлары белән сөендерә.
Берара халык, Фирзәр Мортазин кая югалды соң дип, шаулаша башлагач, танылган композитор күптән көтелгән тамашасын тәкъдим иткән иде. Хәзер шул юлдан читкә тайпылмыйча, ел да тамашачыны үз җырларыннан төзелгән концертлары белән сөендерә. Быел да «Пирамида» залында алма төшәрлек тә урын юк иде.
Салават җырлары һәм имиджын үзгәрткән Ришат
Үзен хөрмәт итеп килгән тамашачыны беренче булып үзе сәламләде Фирзәр Мортазин. Концертны инде туйлар алып барып остарып беткән Рафил Җәләлиев үзе алып барды.
Чакырылган кунаклардан беренчеләрдән булып Рафис Кәлимуллин чыкты һәм “Яннарымда син минем” дигән җыры белән бар тамашачыны үз дулкынына кушылырга мәҗбүр итте.
Соңрак яшь җырчы Буа кызы Гүзәл Гәрәфиева үз репертуарындагы җырларны тәкъдим итте.
Фирзәр әфәнденең энесе Илсур һәм Мәүлидә Мортазиннар чыгышы тамашачыны хисләр дөньясына алып кереп китте.
– Абыйның Саҗидә Сөләйманова шигыренә язылган “Йөрәк җырын” башкару теләге күңелемдә йөри иде, – дип сөйләде Илсур Мортазин. Соңыннан “блат” булудан файдаланып үз җырларын да тәкъдим иттеләр.
Алинә Давыдова Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Ялгышу»ны җырлады. «Шомырт чәчкәм дип, иркәләп һәм сөеп...» һәркем борын эченнән булса да көйләп йөри торган бу җыр Алинә башкаруында да бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Алинә үзе дә сәхнәдән, бүген сыйфатлы һәм матур җырларны табуы авыррак икәнен, Фирзәр Мортазинның шулай үз җырларын яшьләргә тәкъдим итеп, репертуар булыдырырга ярдәм итүен дә әйтеп узды.
Салават үзе концертка килмәсә дә, аның исемен телгә алмый калмадылар. Раяз Фасыйхов Фирзәр Мортазин аркасында Салават белән танышкан икән. Фирзәр абый «Булып кал әле бары яшьлегем ялгышы» дигән җырын миңа бирде. Бервакыт телефон шалтырый. «Ну җырлап та куйгансың!» – ди берәү. «Кем бу?» – дим. «Салават!» – «Кайсы Салават?» – дип сораган идем, әнине искә төшерде дә, мин шуннан кайсы Салават икәнен аңладым. «Давай, мин синең бу җырыңны җырлыйм. Һәм мин сине 10 көн буе «Уникс» концертлар залында 10 мең тамашачыга күрсәтәм», – диде. Менә шушы җыр һәм Фирзәр абый ярдәмендә Салават абый белән дуслашып, аннары сезнең белән күрештем, – дип искә алды Раяз Фасыйхов.
3 сәгатьтән артык барган концертта тагын Руслан Кираметдинов, Вадим Захаров, Эльмира Гыйлфанова, Ришат Төхвәтуллин, Рәсим Низамов чыгыш ясадылар.
Ришат Төхвәтуллин үзенең имиджы белән тамашачыны янәдән бер шаккатырды. 80 еллар стилендәге костюмнар, көдрә чәч, твист стилендәге биюләр, шул елларда бик популяр булган Фирзәр Мортазин җырларына аеруча туры килеп тора шул.
Бәхетле чор
Тәнәфестә сәхнә артына кереп Фирзәр абый һәм аның хатыны Наилә ханым белән дә очрашмый кала алмадым. Күп кенә композиторлар белән тапшырулар эшләргә туры килсә дә, ни гаҗәп, Фирзәр Мортазин белән беренче очрашуым. Аралашу вакытында җырчы-композитор гадилеге, ачыклыгы, ихласлыгы һәм дә гаилә җанлы кеше булуы белән сокландырды. Шул ук вакытта ялкын кебек янып торуы һәм юмор хисенең көчлелеге белән дә үзенә күпләрне җәлеп итә ул.
Фирзәр абый белән хатыны Наилә ханымның тормыш юлы турында күпләр беләдер. Инде аларның өйләнешүләренә дә 45 ел дан артып киткән. Улы һәм кызы Чулпан инде башлы-күзлеләр, оныклары өчен сөенеп гөр килеп авылда яшәп яталар.
– Наилә миннән беркайчан көнләшмәде, соңга калып кайтсам да борчымады. Бер-беребезгә ышанып яшәдек. Мин дә аның үзен генә ял итәргә дә, кунакларга да җибәрәм. Матур яшәдек, һәрчак янәшәмдә булды, хәтта миңа килгән хатларны да бергәләшеп укый идек. Хәзер яшьләр бер-берсен белеп бетерми өйләнешә, аннан аерылышалар да. Без ике ел йөрдек. Бер-береңне белеп өйләнешү кирәк, – дип сөйләде Фирзәр абый.
Аның тормыш иптәше Наилә апаның оста куллы икәнен дә, ризыклары искиткеч тәмле икәнен дә белүчеләр бардыр. Фирзәр белән танышканчы яшь чагында йөргән егете дә булган. Әмма ул Фирзәрне сайлый. 7 ел Казанда яшәгәч, авылга кайталар. Бүген кәҗәләр, каз һәм тавыклар асрап көн күрәләр.
Концертында соңгы җырларны да Фирзәр Мортазин үзе башкарды. Тикмәгә генә соңгысы итеп Нәкыйп Галимов сүзләренә язган «Бәхетле чор» җырын башкармагандыр. Чынлап та гомерен иҗатка һәм гаиләсенә багышлап, бүген инде шуның җимешләрен татып, бәхетле гомер көзен каршылый бүген җырчы-композитор. Әле тагын шулай бик күп еллар тамашачылары һәм якыннары мәхәббәтенә сөенеп яшәргә язсын!
Комментарийлар