XXV «Созвездие – Йолдызлык» фестивале Бөек Җиңүнең юбилеена багышланачак
«Созвездие – Йолдызлык» XXV ачык республика телевизион яшьләр фестивален концертлары быел Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдерде. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте.
– 2025 елда фестиваль янә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасын алды. Безнең өчен бу – «Созвездие – Йолдызлык» фестивален федераль дәрәҗәдә тану. Фестиваль ел әйләнәсе үткәрелә торган проект булып тора һәм яшүсмерләребезгә, яшәү урыннарына һәм һөнәри тәҗрибәләренә карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Анда республиканың барлык районнарыннан яшьләр катнаша. Быел фестиваль Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена багышланачак», – диде яшьләр эшләре министры.
Быелгы сезонга барлыгы 2,5 меңнән артык номер әзерләнә, һәр коллектив Ватанны саклаучыларга багышланган ким дигәндә бер номер тәкъдим итәргә тиеш, дип өстәде фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.
– Созвездие – Йолдызлык» педагоглары уникаль. Аларга ел саен күрсәтелә торган кайгырту безнең республика коллективларын үстерергә һәм яхшырак итәргә ярдәм итә. Мин үзем бу фестивальдә үстем. Мин анда беренче тапкыр сәхнәгә җиде яшемдә бию коллективы составында чыктым, ә 17 яшемдә үземнекен оештырдым, ул хәзер даими рәвештә лауреат була», – дип сөйләде ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Фристайл» заманча бию студиясенең сәнгать җитәкчесе Әлмәттән Максим Апраксин.
Фото: aznakaevo-rt.ru
Комментарийлар