Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт кагыйдәләре

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәт саклау көне билгеләп үтелә. Быел ул «Уңайлы психосоциаль эш мохите: хезмәткәрләрнең һәм көчле оешманың чәчәк атуына юл» темасына багышланган. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Аның сүзләренчә, республика предприятиеләре һәм оешмалары коллективта психологик климатны яхшырту һәм хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтү өстендә эш алып бара. Мисалга, Аксубай, Буа, Биектау һәм Алабуга районнарында «Сезнең сораулар, киңәшләр, тәкъдимнәр – безнең җаваплар, гамәлләр» акциясе уза; Актаныш һәм Бөгелмә районнарында җитештерүдә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча ышаныч телефоны эшли. Республиканың күп районнарында «Балалар күзе белән куркынычсызлык» рәсем бәйгесе үткәрелә. Конкурсның максаты – үсеп килүче буынга иҗат аша имин хезмәтнең әһәмиятен аңлату, балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру.

Журналистлар белән очрашу вакытында Эльмира Зарипова хезмәт урынында бәхетсезлек очракларына да тукталды. 2026 елның өч аенда 63 шундый очрак теркәлгән. Иң аянычы – хезмәт урынында тиешле кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле үлем очраклары да бар. Агымдагы елның беренче кварталында 27 кешенең гомере өзелгән.

 

Имгәнү куркынычы зур булган өлкәләр исемлегендә җитештерү, транспорт һәм төзелеш тармагы беренче өчлектә. Министр әйтүенчә, иң еш бәхетсезлек очраклары аларда күзәтелә. Сәбәпләре: технологик процессны бозу, саклык чараларын файдаланмау, хезмәт саклау кагыйдәләрен һәм дисциплинаны үтәмәү, төзек булмаган җиһазларны эксплуатацияләү һ.б. Һәр өченче бәхетсезлек очрагы хезмәтнең дөрес оештырылмавыннан килеп чыга, дип ассызыклады ул.

 

Ваемсыз оешмаларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарталар. 2026 елның беренче кварталында 82 оешма тикшерелгән. Нәтиҗәдә, хезмәт хокукларын бозуның 1 273 очрагын бетерү турында 156 күрсәтмә бирелгән, 4 544 гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган, хезмәт саклау өлкәсендә хокук бозулар һәм җитештерүдә имгәнүләр факты буенча 51 җинаять эше кузгатылган.

 

Шулай ук прокуратура органнары белән берлектә хезмәт хакын түләүне тоткарлаучы оешмалар тикшерелә. 2025 елда 356 эш бирүче тикшерелгән, хезмәт хакын вакытында түләмәүнең 394 очрагы ачыкланган. Узган ел 370,1 миллион, 2026 елның 1 кварталына 14,2 миллион сумлык тоткарланган хезмәт хакы түләтелгән.

 

Министр рәсми хезмәт килешүләренә аерым тукталды. Агымдагы елның 31 мартына 4 068 хезмәткәр белән рәсми килешү төзелгән. Бу өлкәдә хезмәткәрләрнең дә уяу булуы мөһим, диде җитәкче, легаль хезмәтнең өстенлекләренә басым ясап. Бүген Татарстанда яшәүче 80 меңгә якын пенсионер социаль пенсия ала, аның хакы – нибары 15 757 сум. Шул ук вакытта республикада пенсиянең уртача күләме 26 553 сумны тәшкил итә.  Түбән пенсия алучылар – кайчандыр хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәүчеләр, дип билгеләп узды Эльмира Зарипова. Аның сүзләренчә, хезмәт килешүеннән башка эшләүчеләр пособияләр, өстәмә түләүләрдән мәхрүм.

Фото – авторныкы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ