«Хәтер яктысы» җиңүчеләре
Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан укучыларыбыз арасында «Хәтер яктысы» бәйгесен игълан иткән идек. Иҗат эшен яраткан балалардан һәм аларның мөгаллимнәреннән, тәрбиячеләреннән 124 эш (рәсемнәр һәм язмалар) кабул ителде.
«Ватан хакына» номинациясе:
1 нче урын
Асылъяр Хәсәнова (Мөслим гимназиясе)
Нуриман Шәмсетдинов (Түбән Кама, 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы)
2 нче урын
Лилия Гобәйдуллина (Питрәч районы, Татар Тау Иле мәктәбе)
Ислам Усманов (Арча районы, Сеҗе мәктәбе)
3 нче урын
Роман Ильин (Казан, 33 нче гимназия)
Фәгыймә Хәйруллина (Балтач районы, Кенә мәктәбе)
«Ватан хакына» номинациясендәге алты эш журналның телеграм каналындагы тавыш бирүдә дә катнашты. Иң күп тавышны Азамат Кашапов (М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе) һәм Марсель Әхмәтшин (Питрәч районы, Яңа Шигали «Үсенте» балалар бакчасы) җыйды.
«Гаилә ядкярләре» номинациясе:
1 нче урын
Кәрим Абдуллин (Арча районы, Носы мәктәбе)
Ләйсән Әхмәтшина (Апас районы, Апас «Салават күпере» балалар бакчасы)
2 нче урын
Индира Илалова (Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авыл китапханәсе)
Ләйсән Ганиева (Әтнә районы, Күәм мәктәбе)
3 нче урын
Гөлназ Мәгъдәнурова (Актаныш районы, Күҗәкә мәктәбе)
Зөһрә Касыймова (Арча районы, Утар Аты мәктәбе)
«Җиңү тарихы – мәктәпләрдә» номинациясе:
Җиңүче
Рената Вафина (Азнакай, Победа мәктәбе)
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан репортаж һәм иң шәп язмалар белән «Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь аендагы санында таныштырачакбыз. Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар юлланачак.
Тәбрикләү тантанасы 15 май көнне 11.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирында (Казан шәһәре, М.Горький урамы, 17 нче йорт, 28 нче фатир) узачак. Җиңүчеләрне әлеге чарада көтеп калабыз!
Комментарийлар