Узган атнада Казанда 378 бала туган
Узган атнада, 10–16 март көннәрендә, Казанда 196 малай һәм 182 кыз дөньяга килгән. Туганда иң аз авырлык 1130 грамм, иң зурысы 4820 грамм тәшкил иткән, дип хәбәр итә ГХАТ органнары идарәсендә.
Сабыйларга ешрак Әмир, Гадел, Ярослав, Мирон, Леон, Раян, Алан, Алим, Булат, Тимур, Матвей, Данияр, Азамат, Мирослава, Амалия, Виктория, Кира, Әминә, Ева, Варвара, Амелия, Ясминә, Алинә, Раяна дип исем кушканнар.
Сирәк исемнәр: Себастьян, Мирах, Асмар, Нух, Филипп, Тасним, Вадим, Әнсар, Минтимер, Заһир, Госман, Алессия, Мари, Дилана, Самия, Ариша, Зифа, Сәйдә, Әсма, Любовь, Эда, Агата.
Фото: Марат Мугинов
Комментарийлар