«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
«Яратам» яшүсмерләр клубында Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. 60ка якын гариза арасыннан финалга чыккан 15 проектның идея авторлары кичә жюри әгъзалары каршында чыгыш ясады.
Финалистлар арасында узган ел проектларын тәкъдим иткән катнашучылар да бар иде:
«Мин быел 2 проект тәкъдим итәм. Берсе аның балалар өчен комикс буягыч, киләчәктә мультфильмга да әйләнер дип өметләнәбез. Узган ел да шушы проект белән катнашып җиңгән идек, быел аның икенче өлешен чыгарырга ярдәм сораячакбыз. Икенче проектыбыз Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча ясалган график роман, икенче төрле комикс дип әйтергә була. Узган ел ясаган проектыбыз бик уңышлы булды дип саныйм, хаталар өстендә эшләдек, быел тагын да камилләштереп бетерербез дигән өметтә калабыз», – диде Зөләйха Камалова.
«Мин “Квизмафия” проектын тәкъдим итәм. Бу проектның исемендә үк җисеме, ягъни бөтен дөньяга танылган мафия уены бар һәм көннән-көн популярлык алган квизлар. Шуларны берләштердек тә, бер яктан, кызыклы һәм мавыктыргыч, икенче яктан, Татарстанның тарихын, мәдәниятебезне, сәнгатебезне өйрәнү өчен бер файдалы корал булырлык уен тәкъдим итәбез», – диде Фаил Баязитов.
Шулай ук Казан Мэриясенең проектларында даими катнашып килгән яшьләр дә читтә калмаган, шул ук вакытта һәм яңа исемнәр дә бар иде:
«Юлда барганда да, берәр җирдә булганда да, балалар телефонга гына текәлеп утырмасыннар өчен, куен дәфтәре эшләргә булдым. Үземнең укучыларым өчен моңа охшаш интерактив дәфтәрләр эшләгән идем һәм алар 1 нче сыйныф укучылары тарафыннан 2 ел дәвамында апробация үттеләр, аларга бик ошый», – диде Ләйлә Гарифҗанова. Ул Казан Мэриясендә татар теле курслары да алып бара.
« “Сәрвиназ” балетының көйләре 1948 нче елда ук язылган булса да, хореоргарфия һаман да куелмаган. Узган ел композитор Айдар Ниязов «Үз телем» проектында җиңеп, Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале гала-концертын тәкъдим итте, ләкин анда да көйләргә биюләр юк иде, шулай итеп шушы проект идеясе барлыкка килде» – диде «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кураторы Сәйдә Кадырова.
«Мин бүген 2 проектымны тәкъдим итәм: берсе аның үземнең авторлыгым белән аш-суга багышланган китап. Бу эшкә балаларым илһамландырды. Икенчесе шәһәр буйлап тарихи мавыктыргыч сәяхәт форматында мәгърифәти медиа-проект. Бүген әлеге тема бик популяр, таныш булмаган сукмаклардан узу, яки киресенчә таныш урыннар турында яңа, кызыклы фактлар белү... Быел Казаныбызга 1020 ел тулу уңаеннан шушындый проект тәкъдим итәсе килде», – диде Миләүшә Закирова.
«Мин «Туганнар» проектын алып барам, ул шәҗәрәнең схемалары һәм мәгънәләре турында, һәм шушы проект кысаларында 2 ел элек балалар өчен әсбап, эш дәфтәре уйлап чыгарган идем. Хәзер аны басма итеп чыгарырга ниятлибез», – диде Диләрә Гафиятуллина.
Нәтиҗәдә 11 проект иң яхшылары дип табылды, ә, димәк, аларның авторларына идеяләрен тормышка ашыру өчен грантлар бүленеп биреләчәк.
Җиңүчеләр исемлеге:
Фаил Баязитов – «Квизмафия» уены
Ләйлә Гарифҗанова – балалар өчен «Куен дәфтәре»
Диләрә Гафиятуллина – шәҗәрә төзү әсбабы
Миләүшә Закирова – «Тәмле китап»
Миләүшә Закирова – «Серле Казан» видеолары
Сәйдә Кадыйрова – «Сәрвиназ» балеты
Зөләйха Камалова – «Барсиклар гаиләсе» комиксы
Зөләйха Камалова – «Итил суы ака торур» график романы
Баязит Хәсәнов – татарча филворд уены кушымтасы
Ләйсән Шәрәпова – «Островский урамындагы йорт» китабы
Алсу Хафиз – «Тулай торак» документаль фильмы
Шарт буенча әлеге проектлар ел азагына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Ә 2026 ел башында җиңүчеләр инде әзер проектларын тәкъдим итәчәк.
Комментарийлар