«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале
Республика көнендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узачак. ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шул уңайдан «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесен игълан итте.
Фестивальнең төп максаты – халык иҗатын, инструменталь башкаручылыкны популярлаштыру, үзешчән артистларны ачыклау, аларга ярдәм итү. Шулай ук һәвәскәр коллективларның иҗади активлыгын һәм осталык дәрәҗәсен арттыру, яшьләрне бай музыка мирасына тарту.
Бәйгенең беренче этабы 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар аңа видео язмалыран җибәрергә тиеш. Икенче этап 30 августта Казанда фестиваль форматында узачак.
Бу чара Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына да күркәм бүләк булыр.





Комментарийлар